Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бәйрәм белән котлады

Кадерле хезмәттәшләребез, педагогик хезмәт ветераннары, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелемнән Укытучылар көне белән котлыйм!

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан укытучы хезмәтенә зур игътибар бирелә һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Укытучы  Һөнәре дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, бу реаль эшләр һәм инициативалар белән раслана.

Яшь белгечләргә өстәмә түләүләр арттырылды, грант ярдәме программасы киңәйтелде, һөнәри һәм өстәмә белем бирү педагогларына яңа түләүләр булдырылды, торак арендасы өчен компенсация кертелде, укытучыларга торак сертификатлары бирелә.

Казанда, Казансу яр буенда, күптән түгел генә Укытучы йорты һәм укытучыга һәйкәл ачылды.

Укытучы-ул гади һөнәр генә түгел, ул һәр кешенең киләчәген билгели торган һөнәр. Нәкъ менә сез белем нигезләрен саласыз, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәсез, яхшылыкка, гаделлеккә һәм җаваплылыкка өйрәтәсез. Сезнең роль бәяләп бетергесез: сез үсеп килүче буын өчен остаз, киңәшче һәм үрнәк.

Сезгә ата-аналар һәм укучылар исеменнән аеруча зур рәхмәт сүзләрен  юллыйсым килә. Балалар сездә укытучыны гына түгел, ә аларга ышанучы, ярдәм итүче һәм илһамландыручы кешене дә күрәләр. Ата-аналар Сезнең сабырлыгыгызны, сизгерлегегезне һәм осталыгыгызны  югары бәяли. Сезгә үзләренең иң кадерле хәзинәләрен - балаларын ышанып тапшыралар. Бу ышаныч һәм хөрмәт - Сезнең хезмәтегезгә  иң югары бәя.

Бәйрәм белән сезне, кадерле хезмәттәшләр!

Фото һәм котлау ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ