“Мәгариф. Татар теле” сезнең белән
“Мәгариф. Татар теле” электрон журналының чираттагы саны дөнья күрде. Аны Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбендә узган балалар Сабан туе ачып җибәрә. 2021 / 2022 уку елына...
“Мәгариф. Татар теле” электрон журналының чираттагы саны дөнья күрде. Аны Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбендә узган балалар Сабан туе ачып җибәрә. 2021 / 2022 уку елына нәтиҗә ясау, уңыш казанган укытучыларны-укучыларны бүләкләү өчен дә менә дигән форсат иде ул. Сабантуйда җыр-бию тынып тормады. Чүлмәк ватучылар, кул көрәштерүчеләр, таяк тартышучылар да берсен берсе алмаштырып көч-дәрман сынаштылар. Мәйдан тотучы көрәшчеләргә аерым игътибар булуы бәхәссез. Беренчедән, көрәш теләсә кайсы Сабан туеның умыртка баганасы санала, икенчедән, ярышның бу төре ТР көрәш федерациясенең зур булышлыгы белән оештырылган. Шуңа күрә дә мәйдан тотарга башка мәктәпләрнең дә көрәшчеләрен чакырганнар. Көрәш секциясе оештырып җибәргәч, 80 нче мәктәпнең үз көрәшчеләре дә хәйран гына икән.
Татарга дөньяви белем бирүне төп бурычы дип санаган Каюм Насыйри исеме астында эшли башлаган мәктәп бүгеннән үк атаклы мәгърифәтченең тууына 200 ел тулуга ныклы әзерлек эшен башлады дип әйтә алабыз. Мәктәпнең милли кыйбласын яктырткан әлеге һәм башка яңалыклары турында Рәшит Минһаҗевның “Гөрләде, кинәнде Сабантуй мәктәптә” дигән язмасында таныша аласыз.
Казан федераль университетының атказанган профессоры, академик Рүзәл Юсупов: “Милли аң һәм глобальләшү” дигән язмасында “Туган тел мәсьәләләре белән, ныклап, татар телен саклау һәм үстерүнең дәүләт программасын төзеп шөгыльләнергә кирәк. Ул программада татар мәктәпләрен җанландыру, туган телнең кулланыш өлкәләрен киңәйтү һәм халыкның милли аңын үстерү буенча конкрет чаралар билгеләнгән булырга тиеш”, – дип белдерә. Шул ук вакытта ул милли кадрлар әзерләү эшен яхшырту һәм камилләштерү зарурлыгына һ.б мәсьәләләргә туктала.
Электрон журналда гадәттәгечә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрес эшкәртмәләре, дәрестән тыш чара планнары белән дә танышырга мөмкин.

Комментарийлар