Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” журналы – безнең рухи таянычыбыз

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче укытучы, тәрбияче һөнәрен яңа дәрәҗәгә күтәрү, аның абруен тану  Укытучылар һәм остазлар елының төп бурычы булгандыр, мөгаен. Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантан...

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче укытучы, тәрбияче һөнәрен яңа дәрәҗәгә күтәрү, аның абруен тану  Укытучылар һәм остазлар елының төп бурычы булгандыр, мөгаен. Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин: “Укытучы ул – балаларыбыз аша җәмгыятебезне тәрбияләүче”, – дигән сүзләрне әйткән иде.
Туган өеңә, туган илеңә, әби-бабайга, ата-анага хөрмәт белән карау, әдәп-әхлак тәрбиясе гаиләдән, балалар бакчасыннан башланып, мәктәптә дәвам итә. Ана телебезне, гореф-гадәтләрне саклап калуга үз өлешебезне кертү – безнең зур бурычыбыз. Балаларны рухи яктан бай, иманлы, әхлаклы, халкыбызның гореф-гадәтләрен белеп, аны киләчәктә кулланып һәм ихтирам итеп яшәүче итеп тәрбияләү безнең үзебездән тора. Ана телебезне саклап калуга безнең дә үз өлешебезне кертү зарур. Шуны күз алдында тотып, без, тәрбия һәм белем татар телендә алып барыла торган төркемнәрдә эшләүче тәрбиячеләр, балаларны  ана телен онытмыйча, аны көндәлек тормышта кулланырлык итеп өйрәтүне, ныгытуны максат итеп куйдык.
Шул максатны үтәү өчен үз эшебездә балалар матбугатына, татар матбугатына еш мөрәҗәгать итәбез. Минем педагогик хезмәт юлым 1983 елда ук башланды. Бүген үзенең 110 еллык бәйрәмен каршылаучы “Мәгариф” журналы – минем таянычым, ярдәмчем. “Совет мәктәбе” журналы буларак, 80 нче елларда бай эчтәлекле, күп педагогик мәгълүмат бирүче журнал буларак, ул безгә, яшь укытучыларга, күп методик ярдәмлекләрне алыштырды. Чирек ахырында балаларның белемнәрен тикшерер өчен контроль эшләрне дә көтеп ала идек. Әле дә хәтеремдә, 1979 елда Арча педучилищесында укый башлаган елда ук журналны алдырып, кирәкле материалларны билгеләп, китап кыстыргычына язып куя идек. Зур ихтирамга  лаек укытучыбыз Шәйхенур абый Гайнетдинов: “Укытучылар өчен ярдәмлек – “Совет мәктәбе” журналы  һәм В.Сухомлинскийның “Йөрәгемне балаларга бирәм” дигән китабы сезнең өстәлегездә һәрвакыт торырга тиеш”, – дип әйтә торган иде. Шулай итеп, журнал белән танышуга да 44 ел вакыт үтеп киткән. Еллар үткән саен, “Мәгариф”нең дәрәҗәсе күтәрелә генә бара. Татарстан күләмендә генә түгел, күрше республикаларга, бөтен Россиягә таралуы да–  моңа ачык дәлил.
Заман технологияләре үзгәргән саен, укучыларга җиткерәсе яңалыкларны тагын да камилләштереп, мавыктыргыч итеп җиткерә беләләр редакция хезмәткәрләре. “Мәгариф” – мәктәпләр өчен генә түгел, балалар бакчалары өчен дә бик кирәкле журнал.
Укытучыларга, тәрбиячеләргә яшь буынны тәрбияләүдә ярдәмче, киңәшче. Хәзер заманча итеп QR-кодлар кертелеп бастырылган журналлар үзенчә кызыклы. Журналның соңгы битендәге җырларны өйрәнергә,  музыкаларны тыңларга  нинди зур мөмкинлек бирә QR-кодлар. Эзләнүчән тәрбияче башлангычлар өчен булган дәрес эшкәртмәләреннән дә кирәкле мәгълүматны таба ала. Мисал өчен, соңгы елларда берничә кызыклы дәрес конспекты турында әйтеп китәсем килә. Балалар бакчасындагы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен “Татарстан шәһәрләре” (Айгөл Габделхакова, “Мәгариф” 2022 ел, №12), “Кызыл китап табигатебезне сакларга чакыра” (Миләүшә Хәсәнова, 2022 ел, №11), “Кешеләр, җирне саклагыз!” (Тәгъзимә Гыйнаятуллина, 2022 ел, №11), “Туган ягым чишмәләре” (Гөлсинә Сәгъдиева, 2022 ел, №11), ”Моңлы саз чыңнары” сәхифәсеннән “Габдулла үткән сукмаклар” (Рузилә Юнысова, 2022 ел, №7) дигән конспектлардан, балалар белән әңгәмә вакытында кулланыр өчен, материалларны файдаландым. Мәктәпкә барырга әзерләнүче балалар белән “Әлифба” турында сөйләштек. Белем һәм тәрбия татар телендә алып барылучы төркем буларак, үзебез 70 нче елларда укыган ”Әлифба”ны күрсәтеп сөйләгәндә, тирән дулкынлану кичердем. “Мәгариф”нең “Музейларда заман сулышы” дигән сәхифәсендәге “Хәтере барның әйтере бар” дигән язмада (2022 ел, №9) “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиевның чыгышын да гадиләштереп, балаларга сөйләдем. Ул – үзем өчен дә күңелгә бик якын язма. Чөнки педучилищеда укыткан Сәләй абый белән Рәмзия апа (якын итеп, шулай эндәшим әле) турында нинди матур истәлекләр язылган. Лаеклы ялда булсалар да, безнең янга еш киләләр иде алар.

“Мәгариф” – исеменнән үк күренеп, яңгырап, ишетелеп тора – мәгърифәт нуры чәчә. 110 яшьлек өлкән, олпат аксакал журнал буларак, үзеннән яшь журналларның дәрәҗәсен республикабызга, илебезгә таратуда да зур роль уйный.  2022 елның 8 нче санын бергәләп  карыйк әле. QR-код белән ачып карагызчы “Сабантуй” белән “Салават күпере”н. Тыңлап та, карап та туймаслык бит! “Күңелле әлифба”, “Беләсем килә”, Бәби сүз”, “Салаватик”, “Шәвәлидән сора”, ”Кәнәфи” тапшырулары балаларга , аларның әти-әниләренә, әби-бабайларына да күпме мәгълүмат бирә. “Салаватик”лар белән бергәләп җырлап, бию – үзе бер бәйрәм. Балалар журналлары белән таныш булмаган кешеләргә күңелгә үтешле нинди бай реклама биргән безнең “Мәгариф”.
Балалар бакчасында “Укырга өйрәтүгә әзерлек” дигән шөгыль үткәрелә. Мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен “Мәгариф”нең 2022 ел, 7 нче санында бик әһәмиятле кулланма таптык. Балаларга авазларны дөрес әйтүне ныгыту, сөйләм үстерү, хәрефләр, авазлар белән таныштыру өчен уку китаплары  күрсәтелгән. Без аларны ата-аналарга да тәкъдим иттек. QR-код белән кереп, күпме мәгълүмат алырга була. Бу бит “Авазлар дөньясы”, “Сүзләр дөньясы”, “Хәрефләр дөньясы”на алып керә. Китаплар, өстәмә рәсем, буяу өчен рәсем, режиссер уеннары, рәсем-пиктограммалар, дәфтәрләр, сюжетлы рәсемнәргә таянып эшләнгән сөйләм уеннары – һәрберсе балаларга да, ата-аналарга, тәрбиячеләргә куаныч, сөенеч белән үрелгән күпме белем тәкъдим итә.
“Мәгариф”нең басма журналы гына түгел, электрон журналы да бик бай эчтәлекле. Аның беренче саны чыгуга (2014 ел)  да 10 ел була. Нинди матур түгәрәк даталар! (“Мәгариф”кә 110 ел, “Гаилә һәм мәктәп” бердәмлегенә 10 ел, электрон журналга да 10 ел) Басма журнал елга 12 тапкыр бастырылса, минем күзәтү буенча, электрон журнал елга 20, 22, 24 тапкыр чыгарылган вакытлары да булган. Нәкъ менә электрон журналдан алынган материаллар да – безнең хезмәтебездә зур ярдәм. Шул материаллар белән тулыландырылган  милли бәйрәмнәребез дә бар әле. Ачык чараларның бай эчтәлекле булуында язмаларның роле зур. Электрон журналда тәрбиячеләр үзара тәҗрибә уртаклашалар. Бер-беребезнең язмалары  “Аулак өй”, “ Бәби туе”, “Әнием – бердәнберем”, Нәүрүз килә – каршы алыгыз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен, шөгыльләр   үткәргәндә һәрвакыт ярдәмгә килә. Электрон журналга үзем дә даими язучы. Берничә ел инде эшчәнлек, проект язмаларын җибәреп торам. Хезмәт җимешләрем юкка чыкмый – бәяләп, таныклык җибәрәләр редакция хезмәткәрләре. Үземнең генә түгел, хезмәттәшләремнең, якташларымның язмаларын да урнаштырырга булышам. Чөнки эшне башлап җибәрүнең үз кыенлыклары була. Шулай итеп, минем электрон почтага 15 ләп таныклык килгән. Электрон журналга язу юлын мөхәррир Таһир Сабирҗанов күрсәткән иде. Хәзер дә киңәшләрен бирергә, рәхмәт әйтергә дә вакыт таба. Күңел биреп эшләгән шундый журналистлар булганда “Мәгариф” югарыга күтәрелүен дәвам итәр.Таһир Әюп улының V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә “Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану” турындагы чыгышын тыңлап, күпме укытучылар, укучылар үзләренә  бай мәгълүмат  алды. “Мәгариф”нең 2023 елгы 1нче санындаТаһир Сабирҗанов түбәндәге фикерен әйткән иде: “ Авторлар – безнең зур байлыгыбыз, ныклы терәгебез. Чөнки журналыбызның кайсы гына санын кулга алмыйк, анда 25  –30 авторның язмасын укып куанабыз. Һәркайсының алдынгы эш тәҗрибәсе белән кызыксынабыз, танышабыз. Ә инде авторларыбызның иҗади активлыгын арттыруның бик тә үтемле юлы бар: ул да булса, әледән-әле иҗади конкурслар игълан итү”. Дөрестән дә конкурслар безне үсендерә, ә язмаларыбыз журналда басылу безгә канат бирә.
Үзем дә “Мәгариф” журналы турында семинар, конференцияләрдә үз фикеремне әйтәм. Шәһәркүләм семинарда “Конференция, семинар материалларын, вакытлы матбугатны куллану – тәрбияче эшендә зур ярдәм. “Остаз буларак, эш тәҗрибәсен уртаклашу” дигән чыгышымда презентация белән түбәндәге сүзләрне хезмәттәшләремә  җиткердем.  “Бик күп конкурслар үткәрелеп, анда җиңеп чыккан материалларны җыентык итеп бастырып чыгаралар. Бу – бик яхшы. Синең хезмәтеңне күрәләр, башка педагогларга тәҗрибә уртаклашыр өчен тараталар, дигән сүз. Ләкин җыентыкларның тиражлары чикләнгән күләмдә. Сезгә тагын бер киңәшем бар. Чаллы шәһәре педагоглары үз яңалыклары, тәҗрибәләре белән һәркайда уртаклашалар. “Мәгариф” журналының басма төре генә түгел, электрон журналы да бар. Үз эшчәнлек конспектларыгызны, бәйрәм чараларының эшкәртмәләрен җибәрә аласыз. Һәр материалга редакция хезмәткәрләре таныклык та җибәрәләр. Аттестация үткәндә Россия күләмендә таратыла торган бу журнал сезгә зур ярдәм булачак. Бүгенге көндә  электрон журналның 243 нче саны (октябрь ае) басылып чыкты. Җибәрегез үз материалларыгызны, күрсеннәр Чаллыларны. Әгәр кыенсынсагыз, үзем сезгә ярдәм кулын сузармын“.
“Мәгариф”нең “Гаилә һәм мәктәп” белән бердәм гаилә булып яши башлавына да 10 ел булган икән инде. “Гаилә һәм мәктәп”тә педагоглар өчен ата-аналар белән эшләү өчен күпме бай материал бар. “Гаилә һәм мәктәп” журналының “Зирәк остаз” конкурсына җибәрелгән “Тормыш тәҗрибәсе – тәрбия нигезе” дигән язмам белән җиңүче дипломын яуладым. Шул язмам журналда басылып чыкты. (2020 ел, февраль саны) Ике ел үткәч, “Зирәк остаз”ның нәфис сүз сөйләүчеләр номинациясендә Арча педучилищесы укытучысы, язучы Дамир Галимовның “Исемең белән горурланам, әнкәй!” дигән нәсере белән катнашып, икенче тапкыр җиңүче дипломына ия булдым.
КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин журналны “Татар мәгарифенең төп басмасы” дип атый. 2023 елның 3 нче санында “Мәгариф” журналының беренче тапкыр басылып чыкканнан бүгенгесенә кадәр нинди юл үткәнен тәфсилләп сөйләп, шуны ассызыклый: “Мәгариф” журналы татар рухи-мәдәни һәм мәгариф тормышын һәрьяклап колачларга, милләтебез өчен иң актуаль проблемаларны күтәрергә тырыша, ул, тар эчтәлекле махсуслашкан басма булып калмыйча, киң карашлы журнал буларак бөтен татар дөньясына танылды”.
Балалар өчен булган татар матбугаты – безнең ярдәмчебез, киңәшчебез. Газета-журналларыбыз редакцияләрендә өлкәннәр,  балалар күңелен аңлаучы, аларга нинди рухи азык кирәклеген тоемлаучы сизгер журналистлар эшләве өчен без бик куанабыз. Кирәк вакытта, сорауларыбызга да җавапларны һич авырсынмыйча бирә алар. Балаларга милли тәрбия, белем бирүдә безнең уртак эшебез шулай дәвам итүен телибез. Үз эшләрен яратып башкаручы, кызыксындыру чаралары эзләп табучы шундый редакция хезмәткәрләре булганда балалар һәм өлкәннәр өчен татар матбугаты яшәр дигән өмет белән калам.

Гөлфәния НИКИТИНА,


Чаллыдагы 118 нче “Алмакай” балалар бакчасы тәрбиячесе


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ