Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналының октябрь санына күзәтү

Сезне «Мәгариф» журналының октябрь саны белән дә таныштырыр вакыт килеп җитте. Октябрь ае – бер-бер артлы матур бәйрәмнәре, чаралары белән истә калучы айларның берсе. Укытучылар көне уңаеннан, бу санн...

Сезне «Мәгариф» журналының октябрь саны белән дә таныштырыр вакыт килеп җитте. Октябрь ае – бер-бер артлы матур бәйрәмнәре, чаралары белән истә калучы айларның берсе. Укытучылар көне уңаеннан, бу санның һәр битендә, бәйрәм рухы, укытучыларның көчле рухлы булулары, кыю фикерләре икеләтә сизелә.
Бу сан күптән түгел үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үткән Казан 16 нчы татар-инглиз гимназиясе мәктәбенең эшчәнлегенә багышланды. Яңа санның төп герое ­– нәкъ менә әлеге мәктәп белән биш ел идарә итүче, 16 ел 19 нчы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Гөлфия Хәлимова. Әңгәмәдә тәҗрибәле педагог гимназиянең нинди максатларга ирешүләре, балаларга инглиз телен өйрәтүдә заманча алымнар, мәктәптә милли тәрбиягә нинди урын бирелүе турында тәфсилләп сөйләгән. Журналистның «Мәктәп-гимназияләр арасында күпмедер дәрәҗәдә көндәшлек яшәп килә. Сезнең гимназиянең укучыларны җәлеп итү өчен нинди үзенчәлекле яклары бар?» дигән соравына Гөлфия Мансуровна: «Көндәшлек булу начар күренеш түгел. Үзенчәлеккә килгәндә, иң беренче итеп, мәктәптә балаларда милли үзаң формалаштыру, милли тәрбия бирүне әйтә алабыз. Бүгенге көндә гимназиядә 1218 укучы белем ала. Без аларның һәрберсенең шәхси мөмкинлекләрен, үзенчәлекләрен, эчке дөньясын, халәтен исәпкә алып, күпкырлы эш алып барабыз, укучыларның индивидуаль сәләтләрен үстерү өчен бөтен мөмкинлекләрне булдырырга тырышабыз», – дип җавап биргән.

Чиратттагы «Шәлене шаулаттык» дигән язмада «Мәгариф» журналы тарафыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү  институты белән бергәләп тугызынчы ел рәттән үткәрелүче абруйлы «Авыл укытучысы – 2022» республика бәйгесенең финал өлеше турында, гомумән, бәйгенең үткән тарихы турында фикерләр урын алган. Киләсе бәйгенең журналыбызның 110 еллыгы елында 10 яшьлек юбилеен билгеләп үтүе, аның тагы да зуррак масштабта үтәчәге турында да әйтелә. Быелгы бәйге катнашучыларда нинди тәэсир калдырган соң? Аларның фикерләрен, хис-кичерешләрен  «Авыл укытучысы» бәйгесе сәхифәсендә укырга мөмкин. Соравыбызга каршы, абсолют җиңүче Руслан Нәбиуллин: «Быел «Авыл укытучысы» бәйгесендә үз көчемне сынап карарга булдым. Әлбәттә, мондый республикакүләм дәрәҗәдә дәрес күрсәтергә алынуның бик зур җаваплылык икәнен аңладым. Мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, танылган галимнәр, мөгаллимнәр алдында чыгыш ясау җиңел генә бирелмәде», –  дип язган.
Педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россия табигать фәннәре академиясе академигы Җәүдәт Хөсәенов «Табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне проблемалы дәрес аша» дигән язмасында Казандагы 155 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Хисамованың «Терек булмаган табигатьтә көз» темасына багышланган дәрес эшкәртмәсенә бәя биргән. «Тагын бер җитенкерәнмәгән юнәлеш  – дәрестә тәрбия максатының йомшак үтәлеше. Биредә яшелчә, җиләк-җимешләр хакында сөйләнелә икән, алар хезмәт иясенең кул көче, тир түккән хезмәте бит. Аннары  нигә әле җиләк-җимешнең, яшелчәнең муляжларын гына файдаланырга иде?! Тырыш хезмәт үзенең тамыры белән балачакка барып тоташырга тиеш. Кешелекле булу, яхшылык, ягымлылык башкаларга булышу  бары тик хезмәт иткәндә генә туа. Балаларны хезмәт дөньясы белән таныштырырга, кешенең матурлыгы бары бары тик хезмәттә ачылуын төшендерергә кирәк иде.  Аның дәрес үткәрү буенча кызыклы тәкъдимнәре барлык башлангыч укытучылары өчен дә кызыклы булыр иде.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ