Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы коллективын шагыйрә Нурзия Мирхазова котлый!

Яңа елда да файдалы, тәрбияле гамәлләрне күбрәк кылыйк...

Узып баручы елны озатканда хәтердә уелып калган иң якты, иң шатлыклы вакыйгаларны искә алабыз. Күптән түгел башкалабыз Казанда Түбән Кама шәһәренең ун милли җанлы балалар бакчалары (1, 7, 15, 25, 49, 64, 74, 76, 83, 86 нчы балалар бакчалары) җитәкчеләренә 500 әр меңлек “Акыллы уен”нар сертификаты тапшырылды. Шундый бүләккә ия булу – үзе зур куаныч, ихлас күңелдән сөендек. Тел белгечләре, тәрбиячеләребез (безнең 64 нче бакчадан Филсинә Рафил кызы Шәмсетдинова) махсус, шул уеннар белән ничек шөгыльләнергә кирәклегенә төшенеп, белемнәрен ныгытып кайттылар. Боларның барысына да, әлбәттә, уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә ирештек. Бары тик бердәмлектә көч булуын аңлап эш итәбез. Бакчабыз елдан-ел үзгәрә: туган телебездә тәрбия һәм белем бирү өчен шартлар уңайлана, көннән-көн яңа технология, проектлар белән баетыла, заманча җиһазлар кулланыла. Быел исә бакчабызның 35 еллык юбилеен билгеләп үттек. Һәрвакыт ярдәм күрсәтүче милләтпәрвәр дусларыбыз да шатлыгыбызны уртаклаштылар...


Әлбәттә, безнең өчен кечкенә генә шатлык та зур могҗиза булып күренә. Әйтик, композитор Наилә Яхинаның  “Энҗе карлар” дип исемләнгән балалар өчен җырлар җыентыгында  җиде җырым урын алган. “Кыш көне” дип исемләнгәнен балалар шушы көннәрдә бәйрәм иртәләрендә җырласалар, “Сабантуйда” дигәнен җәен милли бәйрәмебездә яңгыраттылар. “Чигү остасы” дип исемләнгәнен калабызның Рәзинә Госман кызы Хәйдәрова җитәкчелегендәге 49 нчы балалар бакчасы сабыйлары көз көне Түбән Камада уздырылган республикакүләм семинарда төрле төбәк-районнардан килгән кунакларга җырлап-сәхнәләштереп күрсәттеләр. 


“Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең 55 еллык юбилеенда 7 нче мәктәпнең иң сәләтле укучысы Әмирә Шакирянова белән зур сәхнәгә күтәрелеп чыгыш ясадык. Саный китсәң, андый мисалларны бик күп китерергә мөмкин, тик безнең эшебез – мактану түгел, ә файдалы, тәрбияле гамәл кылу. 


Сабыйлар белән бергәләшеп ел дәвамында яу кырындагыларга хат язу (рәсем ясау), хезмәткәрләребез белән җылы оеклар, башлыклар бәйләү, коры душ  әзерләү дә – батырлык, минемчә. Шуңа да сүземне йомгаклап, 2024 елга аяк басканда: “Җиңү таңы якынайсын, бар җиһанны тынычлык төрсен!” дигән теләктә калабыз. Җир йөзендәге барлык сабыйлар да бәхетле, әти-әниләребез сәламәт, гаиләләребез бөтен, илебез тыныч, күгебез аяз булсын! Кешеләр бер-берсен ишетеп, бер-берсен аңлап, бер-берсен санлап, хөрмәт итеп яшәсеннәр.


Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче “Татар гаиләләре” фонды җитәкчесе,  шагыйрә
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ