Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең ноябрь саны кай ягы белән үзгә?

Озын яллар булуга да карамастан, «Мәгариф» журналының ноябрь саны графиктан бер көн дә соңармыйча – нәкъ менә бүген типографиядән чыкты. Димәк, тагын бер-ике көннән ул үз укучылары кулына барып ирешәч...

Озын яллар булуга да карамастан, «Мәгариф» журналының ноябрь саны графиктан бер көн дә соңармыйча – нәкъ менә бүген типографиядән чыкты. Димәк, тагын бер-ике көннән ул үз укучылары кулына барып ирешәчәк дигән сүз. Әгәр дә инде элемтә бүлекчәләрендәгеләр ташбака адымыдай кыймылдамасалар...

Журналыбызның бу саны сезгә әле барып ирешкәнче, андагы үзгә яңалыклар белән беркадәр таныштырып китәргә булдык.
Беренчедән, бу сан башка саннардан шактыйга калынрак – 112 битле булып чыккан. Икенчедән, ул Казанның олуг мәгърифәтчебез Каюм Насыйри эзләрен кадерләп саклаган бик тә хозур почмагына сыенган һәм дә әле шушы арада гына аның исеме бирелгән 80 нче татар-рус урта мәктәбе мөгаллимнәренең алдынгы педагогик тәҗрибәсен яктыртуга багышланган. Бу мәктәп тагын шунысы белән үзенчәлекле: заманында анда Татарстан мөгаллимнәре арасында иң беренче булып «Россиянең халык укытучысы» исеменә лаек булган Рамил Исмәгыйль улы Хәлиуллин мөгаллимлек итте. Быел язын бу мәктәпкә директор итеп моңарчы 32 ел буе Кукмара районы мәгариф идарәсен җитәкләгән Роберт Мияссәр улы Мансуров билгеләнде. Тәҗрибәле педагогның Казан мәктәбенең директорлык кәнәфиендәге тәүге адымнары, алдагы уй-планнары нидән гыйбарәт? Аның белән булган интервьюны укып, шул сорауларга төгәл җавап табарсыз.

Татарстан белән Франция арасында мәгариф өлкәсендәге багланышлар нидән гыйбарәт? Бу сорауга җавапны Франциянең Казанда эшләп килүче «Альянс Франсез» үзәгенең 15 еллыгы уңаеннан тәкъдим ителгән язмадан табарсыз.

Журналның бу саны тагын шунысы белән үзенчәлекле: бу санда «Мәгариф» журналы оештырган өч «Түгәрәк өстәл» утырышыннан язмалар бирелгән. Аларның беренчесе югарыда телгә алынган Казандагы К.Насыйри исемендәге 80 нче урта мәктәп мөгаллимнәре катнашында узса, икенчесендә Татарстан композиторлары балаларга милли музыкаль белем бирүдә туган проблемалар, аларны хәл итү юллары хакында үз фикерләре белән уртаклаша, өченчесе – алда әйтелгән «Альянс Франсез» оешмасы вәкилләре белән.
Бу санда шулай ук «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы-2021» җиңүчеләре буларак танылу алган Асия Шәүкәт кызы Закирова, Равил Фәйзрахман улы Кәримов, Ләйсән Фоат кызы Вәлиевалар белән әңгәмәләр дә урын алган. Шулай ук «Яшел бишек-2021» конкурсы йомгаклары, аның җиңүчеләре, әлеге бәйгегә алынган иң яхшы язмалар белән дә бу санны укып таныша алачаксыз.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ