Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгарифтә бар да ал да гөл түгел шул

Татарстан мәгариф өлкәсендә дә лидерлар сафында. Бигрәк тә мәктәпләребезнең заманча техник җиһазлар белән тәэмин итүдә, укучыларыбызның фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясауларын да әйтү җитә. Тик шу...

Татарстан мәгариф өлкәсендә дә лидерлар сафында. Бигрәк тә мәктәпләребезнең заманча техник җиһазлар белән тәэмин итүдә, укучыларыбызның фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясауларын да әйтү җитә. Тик шул ук вакытта мәгариф системасында әле кичекмәстән хәл итүне сорый торган  мәсьәләләр дә җитәрлек. Мәгариф хезмәткәрләренең республика педсоветында да бу хакта ачыктан-ачык җитди сөйләшү булды.
Әйтик, Татарстан мәктәпләрендә эшләү өчен 2 мең укытучы җитми.
Татарстанда 208 унберенче сыйныф укучысы «Укудагы аеруча зур уңышлары өчен» медален алуга лаеклы булуларын белемнәре белән БДИда раслый алмады Бу – әлеге медальне алуга дәгъва иткән һәр унынчы укучы дигән сүз. Аерым районнарда әлеге медальгә дәгъва иткәннәрнең һәр өченчесе үзе сайлаган фәннән БДИ имтиханында хәтта 70 балл да җыя алмады. Бу – барыннан да элек, Алексеевск, Кайбыч, Лаеш, Апас, Чүпрәле, Буа, Чистай, Менделеевск, Арча, Нурлат районнарының «медалистлары» аеруча сай белемле икәнлекләрен күрсәтте.
Соңгы ике елда физикадан, химиядән, биологиядән, профильле математикадан БДИ тапшыручыларның саны нык кимеде.
Республикабызның 57 мәктәбендә унынчы сыйныфларны туплау мөмкинлеге булмаячак, чөнки 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучылары кайсы кая китеп барган. Бу хәл бигрәк тә Менделеевск районында аеруча кискен тора. Бу райондагы 15 мәктәпнең бары тик алтысында гына 10 нчы сыйныфны туплау мөмкинлеге бар.
Татарстанда яңа уку елында меңнән артык унынчы сыйныф ачылачак үзе. Тик аларның яртысыннан күбрәгендә универсаль профильдәге сыйныфлар гына булачак. Алар арасында хәтта 11 гимназиянең һәм 5 лицейның да булуы – бигрәк тә аяныч.
Аерым фәннәрдән йөзәр балл җыючыларның да Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына таю ягын каравы да уйланырга мәҗбүр итә. Әйтик, быелгы чыгарылышта ике фәннән 200 балл җыйнаган тугыз татарстанлының җидесе Татарстаннан читтәге вузларны сайлаган. Узган ел да шундый ук хәл күзәтелгән иде: 200 балл җыйнаган 14 укучының бары алтысы гына Татарстан вузларында укый.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ