Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп һәм гаилә театрлары фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды

 Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары тәмамланды,  дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге...

 




Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары тәмамланды,  дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге.
Бәйгедә 5–11 нче сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнашты. Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтергә тиеш иде. Чыгышларны К.Тинчурин театры артистлары бәяләде.
Фестивальнең гала-концерты һәм бүләкләү 2 ноябрьдә узачак. Җиңүчеләрне К.Тинчурин театры шефлыкка алачак. Фестиваль дәвамында катнашучылар һәм җанатарлар арасында 3 смартфон уйнатылачак.
Бәйге Россиядә  Укытучылар  һәм остазлар елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

Фәния Лотфуллина






































 






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ