Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп-оркестр

Үткән гасырның 70 нче  еллары башында Әсән авылы урта мәктәбе янына якынрак килгән кеше: «Бу бинада музыка мәктәбе урнашкандыр», – дип уйлап узгандыр. Ә авыл кешеләре белә: Әсән балаларына «музык...

Үткән гасырның 70 нче  еллары башында Әсән авылы урта мәктәбе янына якынрак килгән кеше: «Бу бинада музыка мәктәбе урнашкандыр», – дип уйлап узгандыр. Ә авыл кешеләре белә: Әсән балаларына «музыка җене» кагылган. Менә инде ничә еллар авыл өстенә мәктәп ягыннан моң агыла... Кая ул мәктәп кенә! Һәр өйдән, һәр капкадан ишетелә бу өзлексез «чың», «зың», «моң»: «Во поле берёзонька стояла...» Бөтен авыл белә: әлеге җыр  рус халык җыры түгел, аны мәшһүр Н.И.Лобачевскийга геометриядән укыткан Нигъмәт Ибраһимов дигән татар кешесе язган, шуңа күрә дә аның көендә татар аһәңнәре дә яңгырап китә... Бу хакта без рәсем һәм музыка укытучысы, шулай ук геометриядән, сызымнан укыткан, бер үк вакытта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Ганс Фәтхелбаян улы Хәкимовтан ишетеп белдек. Әсән урта мәктәбендә халык уен кораллары оркестры оештырылу хакында да без беренче тапкыр чираттагы мәктәп линейкасында шушы «завуч абый»дан ишеткән идек.
Ганс Фәтхелбаян улы, Бәләбәй педагогия училищесында укыганда, берничә уен коралында уйнарга өйрәнгән. Ул үзенең «канатлы» мандолинасы белән авылдагы, мәктәптәге мәдәни чараларда еш катнаша. Иң мөһиме, ул «нота фәне»н камил белә, аны безгә дә дәресләрдә шактый өйрәтеп өлгерде.
Ниһаять, мәктәпкә бер машина уен кораллары, инструментлар кайту хакында хәбәр иттеләр. Бу оркестрның тарихын соңыннан гына белдем. Районга бер оркестрлык халык уен кораллары кайткан. Кайсы колхозга бирергә дип озак кына уйлагач, мәдәни-музыкаль казанышлары белән районда аерылып торган «Әсән» колхозына бирергә булганнар. Ләкин Ганс абый «өстән» җибәрелгән уен кораллары белән генә чикләнеп калмый, оркестрга сигез мандолина партиясе, татар гармуннары, хәтта авыз гармуны да кертеп җибәрә, тиз арада аларны алып та кайта...
Тиздән Ганс абыйның оркестрда катнашырга теләүчеләр өчен имтиханнар алачагы хакында игълан ителде. Мәктәпнең барлык укучылары да, «дирижёр» янына кереп (шундый сүз барлыгын да ачыкладык), аның артыннан кабатлап, көйләп, җырлап карадык (оркестрның хоры да булырга тиеш икән), кечкенә таяклар белән такталарга суккаладык...
Мине башта ук домралар кызыксындырды. Шушы өч кенә кыллы инструментның шулкадәр бай көй төсмерләре чыгаруы шаккатырды. Әмма партитуралар укырлык, алда торган ноталар буенча уйнарлык дәрәҗәгә җиткәнче, без «музыка грамотасы»на нык кына өйрәнергә тиеш булдык. Аерым уйнау – бер хәл, ә менә ансамбльдә шөгыльләнү – искиткеч авыр эш. Үз-үзеңне генә түгел, башкаларны ишетә белергә тиеш идек без.
Домрада уйнау техникасы беренче карашка гына җиңел, өч кылга чиртеп тик утырасы... Чиртеп кенә түгел шул, аның чын моңы «тремоло» техникасы белән бәйле. Ә ул – кылны медиатор белән тоташ чиртеп, көчле аһәң, көй тудырып тору дигән сүз.
Иң беренче көебез «Во поле берёзонька стояла» булды. Аннары татар көйләренә күчтек. Сара Садыйкованың берничә көен уйнап («Иртәнге нур» – З. Вәли, «Ник соңладың?» – И.Ганиева), зур тәҗрибә тупладык. Мансур Мозаффаровның «Менәргә иде Урал тауларына» (Г.Зәйнашева) көен башкарганда, профессиональ оркестрлар дәрәҗәсенә җитә язган идек инде. Ә инде Заһир Исмәгыйлевнең «Җил җирәнем» (Н.Иделбай) көе белән без Дүртөйле районыннан Республика телевизион конкурс-смотрына бару хокукына ия булдык һәм аннан Гран-при дипломы алып кайттык.
Әсән мәктәбендәге бу музыкаль тәҗрибә хакында Ганс Фәтхелбаян улы Хәкимов белән (ул озак еллар Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында сызым белән бәйле фәннәрдән укытты, профессор гыйльми дәрәҗәсенә ия булды) еш сөйләшеп утырабыз. Соңгы сөйләшүебез вакытында ул шундый факт әйтте: андый данлыклы авыл мәктәбе оркестрлары СССРда икәү генә булган икән, берсе– Оренбург ягындагы Мындыбаш авылында, икенчесе – минем туган авылым Әсәндә.

Галимҗан Гыйльманов


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ