Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары өчен «Ачык дәресләр» үткәреләчәк

2022/23 уку елында «Ачык дәресләр»нең яңа сериясе старт ала. Беренче дәрес инде                 8 сентябрьдә узачак. «Ачык дәресләр» Россия Федерациясенең...


2022/23 уку елында «Ачык дәресләр»нең яңа сериясе старт ала. Беренче дәрес инде                 8 сентябрьдә узачак. «Ачык дәресләр» Россия Федерациясенең дәүләт һәм милли бәйрәмнәренә, истәлекле даталарга һәм Россия тарихы һәм мәдәнияте вакыйгаларына багышлана. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.




Яңа уку елында мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган беренче өч дәреснең темалары билгеле инде. Беренче дәреснең темасы – «Бородино көрәше: 210 ел». Икенче дәрес               6 октябрьдә узачак һәм Халыкара музыка көненә багышланачак. Өченче онлайн-трансляциянең темасы  «Пётр I тууына 350 ел».
Проектка 6–11 нче  сыйныф укучылары да кушылыр дип көтелә.
Дәресләрдә корреспондент балалар үз яшьтәшләренә тарихи вакыйгалар турында үтемле тел белән сөйләячәк һәм аларны кызыклы фактлар белән таныштырачак. Ачык дәресләр Россия Мәгариф министрлыгы сайтында трансляцияләнә, барлык теләүчеләр дә аларны Россия Фәннәр академиясенең тәрбия институты (РАО) һәм РФ Мәгариф министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендә карый ала.
Фикер алышына торган темалар буенча видеодәресләр һәм өстәмә материаллар Россия Фәннәр академиясе тәрбия институтының барлык мәгълүмати мәйданчыкларында урнаштырыла. «Ачык дәресләр» Бөтенроссия проекты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән РАО тәрбия институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Дәресләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ