Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучыларына психологик ярдәм күрсәтә торган сайт барлыкка килә

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия Мәгариф министрлыгы укучылар өчен портал ясый, алар анда профессиональ психологлардан консультация ала алачак.«Мәктәп укучысы һәрвакытта да үз проблемалары турында...

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия Мәгариф министрлыгы укучылар өчен портал ясый, алар анда профессиональ психологлардан консультация ала алачак.
«Мәктәп укучысы һәрвакытта да үз проблемалары турында әти-әниләре һәм яшьтәшләре белән сөйләшә алмый – без барыбыз да үзебезне хәтерлибез. Еш кына теге яки бу проблеманы уртаклашырга мөмкин булган чит кеше кирәк. Чөнки проблема белән уртаклашмасаң, ул соңыннан җыела һәм җимергеч булып чыгарга мөмкин», – дип сөйләгән Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Аның сүзләренчә, портал җәй ахырында эшли башлаячак. Консультацияләр ябык режимда уза.
Порталны эшләүдә Мәгариф министрлыгы белән берлектә Мәскәү психология-педагогика университеты катнаша.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ