Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия форумы 300 дән артык мәгариф хезмәткәрләрен җыйды

«Территория детства: вызовы – 2023»

7  декабрьдә «Территория детства: вызовы – 2023»  мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия форумы узды. Форум Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының  Алабуга институты белән берлектә оештырылды. Анда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, «Россия тәрбиячеләре» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының федераль эксперт советы президиумы әгъзасы Ольга Бережнова, РФнең атказанган укытучысы Татьяна Данилина һәм  педагогика фәннәре кандидатлары, университетлар хезмәткәрләре катнашты.

Онлайн һәм офлайн формат кысаларында үткән форум  26 мәгариф оешмасыннан илле спикерны, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток, Ярославль, Екатеринбург, Пермь, Орел, Краснодар, шулай ук Чечен Республикасы, Якутия, Чувашия, Башкортстан, Татарстаннан 300 дән артык мәгариф хезмәткәрен җыйды.

Өч гамәли юнәлешле мәйданчыкта укытучылар фикер алышты,  интерактивлар һәм мастер-класслар узды, иң уңышлы казанышлары белән уртаклашты. Моннан тыш,  форумда күргәзмә оештырылды.   Әлмәт, Балтач, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Чистай районнары, Чаллы шәһәрләреннән мәгариф хезмәткәрләре күргәзмәдә катнашучыларны  үз экспозициләре белән таныштырды. Шулай ук «Ел тәрбиячесе-2023» республика һөнәри конкурсында җиңүчеләр үз тәҗрибәләре белән бүлеште.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ