Мәктәпләрдә ясалма фәһем
Россия укучылары 1 сентябрьдән информатиканың тирәнәйтелгән курсы кысаларында «Ясалма фәһем» профилен өйрәнә башлаячак.
Россия укучылары 1 сентябрьдән информатиканың тирәнәйтелгән курсы кысаларында «Ясалма фәһем» профилен өйрәнә башлаячак.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, «ясалма интеллект» профиле информатика буенча олимпиадага яңа юнәлеш буларак кертелде һәм катнашучылар ягыннан зур кызыксыну күрсәтте. Министр хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шуңа күрә 2026/2027 уку елыннан аны информатиканы тирәнтен өйрәнү кысаларында мәктәп программасына кертү планлаштырыла.
Элегрәк Россия Мәгариф министрлыгы 5–6, 7–8 нче һәм 9 нчы сыйныфлар өчен «ясалма интеллектка кереш» дәреслекләрен мәктәп әдәбиятының федераль исемлегенә керткән иде.





Комментарийлар