Мәктәпләрдә сыйныфлар саны "С"га кадәр җиткән. Рекордлы мәктәпләр кайда?
Яңа уку елында гомуми белем бирүче уку йортларында беренче сыйныф укучыларының саны гадәттән тыш арткан. Хәтта «Адымнар» полилингваль мәктәбендә сыйныфларны билгеләү «Ю»га кадәр җиткән икән дигән хәбә...
Яңа уку елында гомуми белем бирүче уку йортларында беренче сыйныф укучыларының саны гадәттән тыш арткан. Хәтта «Адымнар» полилингваль мәктәбендә сыйныфларны билгеләү «Ю»га кадәр җиткән икән дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Шул уңайдан «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов белән сөйләштек.
Аның сүзләренчә, быел мәктәпкә 525 бала кабул ителгән, барлыгы – 14 сыйныф. Чыннан да, класслар саны да, сыйныфта балалар саны да күп. Узган ел бу сан тагын да зуррак булган. Хәтта хәзерге икенче сыйныфларның саны «Ф»га җитә. «Бу күренеш, әлбәттә, кыенлыклар да тудыра. Әмма һәр туган бала ризыксыз калмас, дип әйтәләр, укырлар, Алла боерса», – ди Айдар Шәмсетдинов. Аның әйтүенчә, балалар туып тора, шуңа күрә хәзерге мәктәп инфраструктурасы Казанның кайбер районнарында ихтыяҗны тулаем каплап та бетерә алмый.
«Без үзебезгә беркетелгән микрорайон өчен эшлибез. Шулай ук татар телендә укырга теләүчеләрне дә кабул итәбез. Татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең күп булуы сөенечле хәл, әлбәттә. Әмма киләсе елларда мәктәпкә керүче балаларның саны кызганыч кими башлаячак. Икенче елларга планлаштыру буенча, укырга керүчеләр алай ук күп булмас дип көтелә. Чөнки хәзер 90 нчы елларда туган ата-аналар үз балаларын китерә башлады. Ул вакытта балалар саны аз иде. Бу шуның белән дә аңлатыладыр», – ди ул.
Мәктәпләрдә беренче сыйныфларның рекордлы саннарга җитүе хакында бу атнаның эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә дә искә алдылар.
«Салават Күпере»ндәге «Бионика» һәм «Весна» торак комплексындагы 185 нче номерлы лицейларда унбишәр сыйныф ачылган. Классларны билгеләү «С» хәрефенә кадәр барып җиткән. Үзенә күрә бер рекорд куелды. «Кояшлы шәһәр»дәге 1224 бала сыйдырышлы 186 нчы номерлы мәктәптә укучылар саны ике тапкырга күбрәк. Быелгы уку елында без йөз баланы торган җирләреннән ераккарак мәктәпләргә күчерергә мәҗбүр булдык. 182 нче номерлы лицейда да шул ук хәл. Биредә 2352 бала укый. «Салават Күпере-1» микрорайоны балалары инде ике ел 189 нчы номерлы гимназиядә һәм 188 нче номерлы лицейда укыйлар. Аларны мәктәпкә китереп кую каралган», – дип сөйләде Татарстан башкаласы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
Мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренчә, Казан – яшәү һәм уку өчен уңайлы шәһәр. Бирегә республикабызның төрле районнарыннан күченеп киләләр. Яңа туган сабыйлар саны да арта бара. Интенсив рәвештә мәктәпләр салынуга да карамастан, 30 микрорайонда белем бирү учреждениеләренә ихтыяҗ саклана.
Казан башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров, әлегә Казанда ике генә яңа уку йорты төзелүен, чынлыкта 30 уку йорты кирәк булуын билгеләп үтте.
“Бүген бер мәктәпнең бәясе 1,5 млрд сум тәшкил итә. Бер көндә мәктәп барлыкка килмәячәк, мәсьәлә бюджет таләп итә. Мәктәпләр җитмәү – кемнеңдер карамавы түгел, ә соңгы елларда шәһәрдә балалар күп туу аркасында барлыкка килгән системалы проблема. 2–3 ел эчендә күпме бала булачагын алдан әйтү кыен, ә 20 ел элек Казанда 200 меңгә якын бала һәм мәктәп укучысы булыр дип уйламаган да идек.
Мәктәпләр төзү темплары буенча Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Россиянең башка шәһәрләрен узып китә. Татарстан башкаласында Сибгат Хәким һәм Рауис Гәрәев урамнарында «Кояшлы шәһәр» янында ике мәктәп төзү стадиясендә. Мәсьәләнең кискенлеген бары тик бер факт кына күрсәтә: якындагы 186 нчы гимназиядә 1,2 мең урынына 2,4 мең кеше укый.
Бу проблеманы балаларны ерак мәктәпләргә бүлү белән өлешчә чишәләр. Мәктәп автобус маршрутлары саны 43 кә җитте. Шәһәр «Салават Күпере»ндә, Родина урамында, Вишнёвкада, «Светлая долина»да мәктәпләрне проектлауга техник бирем раслый. Әлеге районнарда мөмкин кадәр тизрәк уку йортлары төзү өчен алга таба да бу мәсьәләне дәвам итәчәкбез", – дип сөйләде ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мәктәпләр төзелеп кенә калмый, капиталь төзекләндерү эшләре дә алып барыла. Быел шундый биш белем бирү йорты төзекләндерелгән. Мәсәлән, 18 нче гимназиягә өстәп ясалган яңа корпус аркасында аның мәйданы 4 мәртәбә артты, яңа уку корпусы төзелде. Шулай ук 143, 173 нче мәктәпләр, 131 нче лицей һәм 360 нчы гимназия дә үзгәрде.

Фәния Лотфуллина
Фото: https://vestnik.edu.ru
Комментарийлар