Мәктәпме, өйме?
Өйдә укып буламы? Әгәр дә мәктәп коридорында калган бала чагымны очратып, шушы сорауны бирергә мөмкин булса, ул миңа бер сүз белән генә: «Юк, – дип җавап бирер иде. – Ә мәктәп нәрсә өчен соң?»– дияр и...
Өйдә укып буламы? Әгәр дә мәктәп коридорында калган бала чагымны очратып, шушы сорауны бирергә мөмкин булса, ул миңа бер сүз белән генә: «Юк, – дип җавап бирер иде. – Ә мәктәп нәрсә өчен соң?»– дияр иде ул. Татар халкы гомергә укуны хуплады һәм мәктәпне, анда эшләүче укытучыларны изгеләштереп карады. Үзебез мәктәпкә барыр алдыннан бөтен гаиләбез белән әзерләнә идек. Август азагы җитә башлауга, өйдәге ишле бала-чаганың мәктәпкә бару яшенә җиткәне әниләре белән Казанга яңа өс киемнәре алырга бара иде. Сыйныф җитәкчеләре дә, мәктәпкә барырга берничә көн кала, өйдән өйгә йөреп, исәнлегебезне, укырга әзерлегебезне тикшереп чыкты. Мәктәп изге җир, якты дөнья шул! Безнең чордашлар аны шулай кабул итте.
Соңгы елларда газета-журнал битләрендә бик еш кына балаларны өйдә укыту алымнары һәм моның өстен яклары турында язмалар күренә башлады. Янәсе, бер укытучының сыйныфтагы 30 балага дәрес аңлатырга көче җитми, укыту программалары өстән-өстән генә төзелгән, дәреслекләр тиешле дәрәҗәгә җиткереп әзерләнмәгән – балалар надан кала. Төпченә башлагач, без әлеге юлны яклау-
чыларның, күп очракта, мәктәп җитәкчеләре белән төрле низагка кереп, уку йортындагы энә очы кадәр кимчелекләрне фил кадәр купайтып, төрле инстанцияләргә шикаятьләр язарга күнеккән, яки балалары башкалардан холык-фигыльләре белән нык аерылып торган әти-әниләр икәнлеген шәйләдек. Журналыбызның узган санында шундый сәбәп белән балаларын өйдә үзләре укытырга күчергән кайбер гаиләләр турында язып та чыктык.
Материаллар туплаганда, без өйдә укытуның, узган саныбызда тасвирланган алымыннан тыш, байтактан формалашырга өлгергән тагын ике (барлыгы өч) төрле юлы барлыгын ачыкладык. Күп кенә ата-аналар аларны хәзер дә белеп бетермиләрдер әле. «Мәгариф турында»гы федераль канун аларның теләсә кайсы формасын сайларга мөмкинлек бирә.
Форматы ягыннан охшаш булганга, ата-аналар аларны еш кына бер-берсе белән буташтыралар икән. Шуның өчен әлеге алымнарны кыскача гына тагын бер искәртеп үтик әле. Алар укуның өйдә булуы белән генә бер-берсенә охшаган. Әмма һәр алым программаларның үзенчәлеге, дәрес темаларын үзенчә яктыртуы белән аерылып тора. Аның беренчесе, элек язганыбызча, гаиләдә белем бирү (семейное обучение) дип атала. Бу очракта дәрес бирү рәвешен ата-ана үзе сайлый, баланы әти яки әни кеше үзе укыта, белем сыйфаты өчен үзе җавап бирә, ел саен аттестация уза торган мәктәпне сайлау да аның ихтыярында.
Өйдә белем алуның икенче төрен мәктәп дәресләрен өйдә торып уку (надомное обучение) дип атыйлар. Мондый балаларның төгәл санын Татарстанда гына түгел, Россиянең белем алуны исәпләү оешмаларында да беркем фаразлый алмый. Чөнки аларның күпчелеген саулыгын вакытлыча югалткан балалар тәшкил итә. Бер ишеләре, күпмедер вакыт эчендә (әйтик, 5–6 айда) терелеп, мәктәптәге сәламәт дуслары сафына басса, икенчеләре, тагын шундый көтелмәгән хәлләргә юлыгып, янә өйдә укырга күчә. Статистларга даими бертөрле санны атап күрсәтү шуңа күрә дә кыенрак. Татарстан Мәгариф министрлыгында да аларның республика буенча гомуми саны һәр елда якынча өч мең тирәсендә тибрәлә дип кенә әйттеләр.
Белем бирүнең өйдә торып уку дип аталган бу төрен ачыграк төшенү өчен Казандагы 152 нче гимназиянең директор урынбасары Гөлчәчәк Йосыповага мөрәҗәгать иттек.
– Өйдән торып укучылар төркемендә ике төрле балалар: гомерлек чир белән туганнар да (ДЦП), көтмәгәндә егылып төрле җәрәхәтләр (аяк-кулын, умыртка баганасын һ.б. җирләрен имгәтүчеләр) алган үсмерләр дә очрый. Табиб исә мондый балаларга, чирләренә карап, хәрәкәтләнергә яраксызлык вакыты күрсәтелгән белешмә язып бирә. Шушы белешмә һәм әти-әнинең гаризасы нигезендә, мәктәп әлеге укучыны өйдә укытуга күчерү турында боерык чыгара. Менә шуннан соң бала вакытлыча өйдә укуга күчәргә мәҗбүр була, ягъни укытучылар, баланы савыкканчы, аның өенә килеп укыта башлый. Дәваланганнан соң, ул кабат мәктәпкә әйләнеп кайта һәм элеккечә укуын дәвам иттерә. Безнең гимназиядә дә 8–9 укучы тән җәрәхәте алу сәбәпле, төрле вакытка – ике-өч, биш-алты айга – өйдә уку формасына күчәргә мәҗбүр булды. ДЦПлы балалар белән эшләү бераз катлаулырак. Алар арасында уку елы вакытында операция кичергәннәре дә бар. Мондый сабыйлар терелгән арада өйдә укуга күчә, аягына басып киткән очракта, ул мәктәпкә, сабакташлары янына әйләнеп кайта. Әмма андый сабыйлар арасында 9 яки 11 ел дәвамында өйдә укыганнар да очрый. Әйтик, безнең Макатарян Арсен исемле укучыбызга ДЦП зәхмәте мәктәпкә йөрергә бөтенләй мөмкинлек бирмәде. Ул 1 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр җиңеләйтелгән программа буенча өендә укыды. Аннары, алга таба да белем алырга теләге булгач, гариза язып, 11 нче сыйныфны тәмамлады. Имтиханнарны комиссия өйләренә барып алды.
Өйдә торып укучыларның икенче төрлесе, әйткәнемчә, өйдә укырга мәҗбүри рәвештә күчә. Аның өчен махсус уку планы булдырыла. Ә ул 70 кә 30 процент нисбәтендә төзелә, чөнки укытучылар өйдә эшләгәндә балага белемнең 70 процентын гына бирә, 30 процентын үзләштерү өчен аңа юнәлеш кенә билгели. Ул канунда шулай каралган. Укытучы бала янына, расписаниедә каралганча, мәктәптә дәресләр тәмамлангач, көндезге икедән соң, яки төшкә кадәрге дәресләр арасында буш вакыты килеп чыкканда бара. Дәресләр, катлаулылыгына карап, төрлечә дәвам итәргә: математика – 40, рус теле – 30, музыка – 15, хезмәт 20 минут барырга мөмкин.
Ә менә дистант алымы өйдә укытуның иң катлаулы формасы дияр идем. Безнең гимназиядә ул ковид пандемиясе чорында кулланылды. 1 – 11 нче сыйныфлар шимбә көнне тоташ дистант юлы белән укыды. Балалар белән Zоом аша эшләдек. Ни аяныч, бер генә дә уңай ягын күрмәдек. Минуслары бик күп. Бердән, балалар белән контакт югала. Аннан, күзгә бик зыянлы, укытучыларның күбесе күзләре начар күрүдән зарланды. Бертуктамый компьютерда, телефонда утыруның «файдасы» инде бу. «Камерам эшләми», – дип укымый йөрүчеләр, төрле сәбәпләр табып, дәресләргә кермәүче балалар артты. «Икеле» капчыклары оста файдаланды бу алымнан. Сабыйларының укымавына исе китмәгән ата-аналар да бар бит.
156 нчы мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Энҗе Миңнеханова:
– Мин һәр яңалыкка өмет белән карыйм, – диде, укыту өлкәсендәге яңа алымнар турында фикерләре белән уртаклашуыбызны сорагач. Бу ханым яраткан фәне – татар теле һәм әдәбияты дәресләре аша мәктәптә укучы балалар күңеленә генә түгел, өйдән торып белем алучы сабыйлар йөрәгенә дә ачкыч табарга өлгергән. Энҗе ханым укучылар белән уртак тел табу серләрен фидакяр җанлы әти-әнисе Рәфыйк ага Галимов белән Миңниса апа Гайнуллинаның Балык Бистәсе районы Күки авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән чакларыннан ук күреп-белеп үскән. Аныңча, өйдә дәрес бирергә килүен көтеп утырган сабыйлар күңеленә теманы яңа алымнар аша җиңел, үтемле, мавыктыргыч итеп җиткерү укытучының төп бурычы булып тора. Бала теманы дәрестә тыңлаган кебек үзләштерә алсын.
– Хикмәт яңа алымнарда гына түгел, – дип дәвам итте фикерен Энҗе ханым. –Бала кайда гына, ничек кенә укыса да, безнең мәктәп укучысы, безнең бала булып кала, менә аның асылы кайда! Узган уку елында 6 нчы сыйныфны өйдә укучы балалар саны унга җиткән иде. Быел алты гына. Төрле җәрәхәтләр белән йә бер-ике, йә дүрт-биш ай шулай мәктәптән китеп укырга мәҗбүр булган балалар өйдәге вакытларында безгә тагын да якынаялар, яннарына килүебезне сагынып-көтеп алалар, хәтта дәресләренә дә яхшырак әзерләнә башлыйлар. Азәрбайҗаннан килгән Хабил Дадашев, мәсәлән, батутта сикергәндә умыртка баганасын имгәтеп, өйдә укырга күчкән иде. Игезәк сыңары Габил мәктәптә укуын дәвам иттерә. Хабилга әтисе биек өстәл ясап бирде. Үсмер дәресләрне шул өстәлгә тотынган хәлдә, корсет киеп, баскан килеш тыңлый, укый, яза. Мин аңа, расписание буенча, 40 минут дәвамында татар телен укытам, аннары өй эше бирәм. Ул 20 минутка сузыла. Хабилның укытучыны хөрмәт итүен татар теле дәресләренә ныклап әзерләнүе белән белдерәсе килүе әллә каян сизелеп тора. Ул татарча төртелмичә, җиңел сөйләшә, өй эшләренә ныклап әзерләнә, аның барлык сорауларыма да оста итеп җаваплар табуына сокланып та куям. Өйдәгеләр көненә бер генә сәгать укый. Татар әдәбияты дәресе икенче көнне керә. Ул 30 минут дәвам итә. Хабил татар әдәбиятына гашыйк. Абдулла Алиш әкиятләрен, Шәүкәт Галиев шигырьләрен, Батулла хикәяләрен ярата. Яңа уку елында Хабил сентябрьдән мәктәпкә йөреп укый башлады, шөкер.
Өйдә укучыларга иң күбе рус теле һәм математика дәресләре керә. Бу фәннәрне алар атнага өчәр сәгать укый. Энҗе ханым җитәкчелек иткән 7 нче сыйныфтагы укучылар әлеге фәннәрне Егор Кононенко белән Миша Назаренконың аеруча тырышып үзләштерүләрен белә. Телдән җавап биргәндә, бу егетләрне куып җитүчеләр сирәк. Эш шунда: Егорда да, Мишада да – аутизм. Икесе дә эчке дөньяларына бикләнгән, аз сөйләшә. Аның каруы, аутистларның хәтерләре көчле, күбрәк тышкы мәгълүматны кабул итүгә көйләнгән, шунлыктан математика, рус һәм инглиз теле дәресләрен җиңел үзләштерәләр. Егор инглиз телен хәтта инглизләр белән тигез дәрәҗәдә аралашырлык итеп өйрәнгән. Географиядән район олимпиадасында призлы урын яулаган. Алар сабакташларының шаулашканын яратмый. Шунлыктан аутистларны гел алгы партага утырталар. Кайчак дәрес аңлаткан укытучыларына да, кычкыра дип белеп, кисәтү ясый бу балалар. Егор, дәресләрдә катнашканда, бик тиз арыганлыктан, еш кына өйдән торып укырга мәҗбүр. Әмма, Энҗе ханым әйтүенчә, ул өйдә дә бик актив, математика һәм рус теле укытучылары Эльвира Гыйбадуллина белән Луиза Рәхмәтуллина аның әзерлегеннән бик канәгать, шуңа да көндәлеген гел «дүртле» һәм «бишле» билгеләре генә бизи.
Әлбәттә, өйдән торып укуның үз кимчелекләре дә юк түгел. Әйтик, өйдә укытканда, аеруча башлангычта, ата-аналарның берсенә дәрес әзерләгәндә, бала белән күбрәк утырырга туры килә. Өйдә укыган балада еш кына дисциплина ягы аксый. Сабакташларыннан, командада эшләүдән читләшә. Әмма болар барысы да өйдә мәҗбүри укыганда вакытлыча килеп туган кимчелекләр генә. Мәктәпкә, коллективка әйләнеп кайтуга, алар барысы да бик тиз эреп юкка чыга. Мәктәпкә йөрүче бала көнлек режимга өйрәнә, дәрес үзләштергәндә, коллектив эшчәнлек күнекмәләре ала, яшьтәшләре белән аралашып яши.
ӨЙДӘ УКЫТУНЫҢ ӨЧ ЮЛЫ

ВАКЫТЛЫЧА ГЫНА БУЛСЫН

Ирек НИГЪМӘТИ
Комментарийлар