Мамадыш — мәгариф өлкәсе иң камил куелган районнарның берсе
Бу минутларда Мамадыш районында педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе башланып китте. Традицион чарада ТР Премьер-министры урынбасары — Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Казан федераль уни...
Бу минутларда Мамадыш районында педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе башланып китте. Традицион чарада ТР Премьер-министры урынбасары — Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнаша.
Мамадыш районы — Татарстанда мәгариф өлкәсе иң камил куелган районнарның берсе. Биредә 38 мәктәп һәм 4 балалар бакчасы эшләп килә. Быел ике балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң ачылачак.
Мамадышның 9 мәктәбе 2017/2018 уку елы нәтиҗәләре буенча республиканың 100 иң яхшы мәктәпләре исемлегенә кергән иде. Өч белем учагы — алдынгы 20 мәктәп исемлегендә. Югары белем сыйфаты буенча рейтингта быел Мамадыш 19 позициядән 7 баскычка күтәрелде.
Комментарийлар