Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта – яңа Яшьләр үзәге

Өлкәнрәкләр әле хәтерлидер: Казанның «Кырлай» паркы янындагы «Ак барс» банкы бинасы 1977 елда, республикабыз комсомол-яшьләренең ленинчыл шимбә өмәләрендә эшләп алган акчалары хисабына төзелеп, Яшьләр...


Өлкәнрәкләр әле хәтерлидер: Казанның «Кырлай» паркы янындагы «Ак барс» банкы бинасы 1977 елда, республикабыз комсомол-яшьләренең ленинчыл шимбә өмәләрендә эшләп алган акчалары хисабына төзелеп, Яшьләр үзәге буларак сафка баскан иде. Союз таркалганнан соң, ул бина ансат кына банк милкенә әверелде дә куйды. Ә менә Мамадышта исә, башкалабыздагыдан үзгә буларак, моның нәкъ киресе: күпме гомер дәүләт саклык банкы буларак хезмәт иткән бинага реконструкция ясап, район яшьләре өчен заманча Яшьләр үзәге куйдылар. Киләчәк буын турында хуҗаларча кайгырту үрнәге буларак бу – мамадышлыларның беренче гамәле генә түгел инде. Моннан ике ел элек партия райкомы бинасын да «Квантун» балалар иҗаты үзәге итеп үзгәрткән иделәр. хәзер биредә районның иҗатка омтылышы булган укучы балалары фәнни-техник, социаль-педагогик, нәфис-эстетик, физкультура-спорт, туристик, туган якны өйрәнү, табигать гыйлеме юнәлешендәге күңелләренәхуш килгән түгәрәк-секцияләрдә рәхәтләнеп шөгыльләнә. Авто-, авиа-. судно-, ракета модельләштерү, фзезерлык, робоквант, IT-квант, лазер технологияләре, дизайнерлык серләренә төшендерүче түгәрәкләрне бигрәк тә хуп күрә алар.
Яңа ачылган Яшьләр үзәге дә районның үсмер егет һәм кызларына гына түгел, өлкәнрәкләр өчен дә менә дигән ял итү һәм яраткан шөгылеңнән күңелеңә ләззәт табу урыны да булачак. Дүрт катлы әлеге бинада нинди генә мәйданчыклар булдырылмаган – исең китәрлек! Үзәкнең беренче катында – кафе, аш-су әзерләү остаханәсе, робототехника кабинеты, сабыйлар һәм яшь әниләр өчен уен бүлмәсе. Бинаның подвалында исә һәркайсы унбишәр тамашачыга исәпләнгән ике кинотеатр, шунда ук бильярд, өстәл уеннары өчен уен бүлмәсе, тир. Үзәкнең икенче катында – ял итү зонасы. Полиграфия һәм фотостудия, тегү, сәнгать cтудияләре дә ял итәргә килүчеләр карамагында. Үзәкнең ишегалдында исә һәнәри осталык серләренә төшенергә ярдәм итәрдәй төрле станоклардан торган тугыз бокс кына бар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Илнур Юнысов фотосы,

«Нократ» газетасы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ