Марат Әхмәтов КДАУ студентларына: «Авыл хуҗалыгы тармагы кадрларга югары таләпләр куя»
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студентлары белән очрашты. «Татарстан студентлары янына рәхим итегез» мәгълүмати-агарту очрашуында университет ректоры Илшат Нуриев, Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Студентлар лигасы вәкилләре катнашты.
Марат Әхмәтов студентларга авыл хуҗалыгы өлкәсенең үсеше, тармактагы үзгәрешләр һәм кадрларга булган таләпләр турында сөйләде.
«Мин монда “үземнекеләр” арасында, чөнки авыл хуҗалыгы, аграр фән, гомумән, авыл тормышы миңа бик якын төшенчәләр. Күңелемдә мин барыбер “аграрник” булып калам», – диде ул.
Марат Әхмәтов КДАУның үзенә дә якын булуын билгеләп үтте. Ул Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Бүген әлеге уку йорты КДАУ составына керә. Хезмәт юлын ветеринария табибы булып башлаган.
Аның сүзләренчә, бүген авыл хуҗалыгы заманча технологияләр һәм фәнни эшләнмәләргә таянган югары технологияле тармакка әверелгән.
«Бүген авыл хуҗалыгында эшләү бик абруйлы. Үзенең технологияләре һәм фәннилеге буенча бу өлкә хәтта кайбер тармакларны узып та китә. Республиканың агросәнәгать комплексы – динамикалы үсүче һәм югары технологияле тармак», – диде Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар