Мәркәзебездә «Җәлил укулары» конференциясе үз эшен башлап җибәрде
26 февраль көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе тантаналы рәвештә ачылды.
Әлеге әһәмиятле чара татар халкының күренекле шагыйре, каһарман шәхес Муса Җәлил мирасын тирәнтен өйрәнүне һәм аны заманча фәнни карашлар аша яңача бәяләүне максат итеп куя.
Конференциядә илнең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр, музей белгечләре, тарихчылар, әдәбиятчылар, фәнни үзәкләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнаша. Алар XX–XXI гасырлар мәдәнияте контекстында Җәлил иҗатының әһәмияте, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауда социаль-гуманитар фәннәрнең роле, сугыш һәм батырлык темасының бүгенге җәмгыятьтә ничек чагылыш табуы турында фикер алыша.
Пленар утырышта күренекле белгечләр чыгыш ясады. Алар арасында тарих фәннәре докторы Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы, филология фәннәре докторы Йосыпова Нурфия Марс кызы, «Снежный десант» эзләү отрядлары ассоциациясе советы рәисе Андрей Некрасов һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Татьяна Малышева бар. Аларның чыгышлары Җәлил мирасын төрле фәнни һәм мәдәни юнәлешләр аша күзалларга мөмкинлек бирде.
Конференция кысаларында өч тематик секция эшли һәм алар бер-берсен логик яктан тулыландыра. Беренче секция Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында уза һәм шагыйрьнең әдәби мирасына, аның мәдәниятенә йогынтысына багышлана. Икенче секция Муса Җәлил музей-фатирында (Горький ур., 17) үткәрелә; анда хәрби һәм героик вакыйгаларны актуальләштерү, тарихи хәтерне саклау мәсьәләләре күтәрелә. Өченче секция исә Казан Кирмәнендә уза һәм Россиядә эзләнү хәрәкәтенең барлыкка килүе, үсеш этапларын яктырта.
Конференцияне ачып, КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов катнашучыларны сәламләп, нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Үз чиратында, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков шагыйрь иҗатын өйрәнү өлкәсендә әле дә киң фәнни мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтте.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова исә Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын системалы рәвештә өйрәнү эше дәвам итүен ассызыклады.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Ул Муса Җәлил шигырьләренең бүгенге көндә дә актуаль яңгыравын әйтеп үтте һәм шагыйрьнең беренче һәм соңгы шигырьләрен укыды. Шуның белән ул Җәлилнең үз идеалларына һәм максатларына тугры калып яшәвен һәм батырларча һәлак булуын тагын бер кат искәртте.
Шулай итеп, «Җәлил укулары» конференциясе фәнни фикер алышу мәйданы гына түгел, ә тарихи хәтерне саклау, милли үзаңны ныгыту һәм яшь буында рухи кыйммәтләр тәрбияләү юнәлешендә мөһим адым булып тора.
Автор фотолары





Комментарийлар