Логотип Магариф уку
Цитата:

Март аенда истәлекле көннәр

1 – Халыкара  наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне.Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне.Нәкыш остасы, скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык рәссамы, Г.Т...

1 – Халыкара  наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне.
Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне.
Нәкыш остасы, скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Абрек Абызгилдинның тууына 85 ел (1937–2013).
Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе (Таҗи Гыйззәт либреттосы) премьерасына 80 ел (1942).
Балалар язучысы, журналист, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләлә Сабировага 75 яшь
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 65 яшь.
2 – Бөтендөнья кычкырып уку көне..
3 – Бөтендөнья кыргый табигать көне.
Бөтендөнья язучыларының тынычлык өчен көрәш көне.
Рус фольклорчысы Николай Ончуковның тууына 150 ел (1872–1942).
4 – Музейлар эшчәнлегенә зур өлеш керткән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Геннадий Мухановка 75 яшь.
5 – Язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лев Кожевниковка 75 яшь.
Фехтование буенча 1976 елгы Олимпия уеннары, өч тапкыр дөнья чемпионы, атказанган спорт остасы Валентина Никоновага 70 яшь.
6 – Халыкара теш табиблары көне.
Халыкара балалар телевидениесе һәм радиотапшырулары көне.
Композитор, педагог, Татарстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мансур Мозаффаровның тууына 120 ел (1902–1966).
Дөньяның беренче хатын-кыз очучы-космонавты, җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзы Герое Валентина Терешковага 85 яшь.
7 – Рус язучысы Дмитрий Сергеевның тууына 100 ел (1922–2000).
8 – Халыкара хатын-кызлар көне.
Язучы Үзбәк Саттаровның тууына 100 ел (1922–1982).
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Вергазовның тууына 90 ел (1932–2005).
9 – Композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәновка 75 яшь.
10 – Архивлар көне.
Язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ян Винецкийның тууына 110 ел (1912–1987).
11 – Язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Индус Сирматовка 85 яшь.
12 – Татар әдәбияты классигы, язучы, галим-филолог, тарихчы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел (1887–1938).
Балалар язучысы, нашир, журналист, педагог Фәхрелислам Агиевның тууына 135 ел (1887–1938).
Актёр, режиссёр, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаровка 75 яшь.
13 – Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.
Калмык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое Давид Көгелтиновның тууына 100 ел (1922–2006).
14 – Археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, «Татарстан һәм татар халкы тарихы» дәреслекләре авторы Равил Фәхретдиновның тууына 85 ел (1937–2014).
15 – Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне.
Җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог, нашир Габдулла Апанаевның тууына 160 ел (1862–1919).
Рус совет язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Валентин Распутинның тууына 85 ел (1937–2015).
Авыр атлетика буенча Олимпия уеннары, өч тапкыр дөнья чемпионы Николай Колесниковка 70 яшь.
16 – Немец физигы Георг Симон Омның тууына 235 ел (1787–1854).
СССРның очучы-космонавты, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Владимир Комаровның тууына 95 ел (1927–1967).
17 – Бәраәт кичәсе.
«Агитатор блокноты» (хәзерге «Казань» журналы) чыга башлаганга 85 ел (1937).
Механика гыйлеме белгече, академик, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе Виталий Паймушинга 75 яшь.
18 – Париж Коммунасы көне.
Бөтендөнья йокы көне.
Рус язучысы Лидия Гинзбургның тууына 120 ел (1902–1990).
19 – Россиядә су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне.
График, татар басма язуы, китапчылык һәм полиграфия белгече, беренче профессиональ татар рәссамнарыннан берсе Мөхәммәд Идрисинең тууына 140 ел (1882–1948).
20 – Халыкара астрология көне.
Хәрби эшлекле, генерал-майор Фатих Булатовның тууына 120 ел (1902–1986).
Татарстанның халык артисты Фәридә Сафинага 65 яшь.
21 – Татарстан Республикасының дәүләт статусы турында референдум үткәрелгәнгә 30 ел (1992).
Нәүрүз бәйрәме.
Бөтендөнья җир көне.
Халыкара курчак театрлары көне.
Халыкара урманнар көне.
Бөтендөнья шигърият көне.
Татарстанның халык артисты Булат Сәләховка 70 яшь.
22 – Бөтендөнья су көне.
Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимовага 45 яшь.
23 – Бөтендөнья метеорология көне.
Халык мәгарифе эшлеклесе, педагог, педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, 1990 – 1997 елларда Татарстан мәгариф министры булган Васил Гайфуллинга 85 яшь.
24 – Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне.
Халыкара планетарийлар көне.
Рус язучысы Лидия Чуковскаяның тууына 115 ел (1907–1996).
Төзелеш механикасы гыйлеме белгече, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, татар телендә югары белем бирү комиссиясенең актив әгъзасы Вагыйз Фәтхуллинның тууына 85 ел (1937–2005).
Композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Ильясовның тууына 80 ел (1942–2017).
25 – Мәдәният хезмәткәрләре көне.
26 – Методист, тарих укытучыларының республика берләшмәсе җитәкчесе, «Мәгариф» журналының актив авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Илсөя Фокеевага 75 яшь.
27 – Халыкара театр көне.
Россия виолончелисты Мстислав Ростроповичның тууына 95 ел (1927–2007).
Халыкара «Җир сәгате» акциясе.
28 – Чех язучысы, педагог Ян Амос Коменскийның тууына 430 ел (1592–1670).
Профсоюз эшлеклесе, сәясәт фәннәре докторы Фәридә Гайнуллинага 75 яшь.
Юрист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган хокук белгече Рәшит Вагыйзовның тууына 75 ел (1947–2016).
29 – Дәүләт эшлеклесе, хөкүмәт җитәкчесе, Татарстанның беренче премьер-министры Мөхәммәт Сабировның тууына 90 ел (1932–2015).
30 – Җирне саклау көне.
Рус шагыйре, драматург Александр Гладковның тууына 110 ел (1912–1976).
31 – Рус язучысы, тәрҗемәче, сәнгать белгече Дмитрий Григоровичның тууына 200 ел (1822–1900).
Совет дәүләт эшлеклесе, дипломат Александра Коллонтайның тууына 150 ел (1872–1952).
Рус балалар шагыйре, тәнкыйтьче, әдәбият белгече, тәрҗемәче Корней Чуковскийның тууына 140 ел (1882–1969).
Актёр, режиссёр, тәрҗемәче, Казан курчак театрын оештыручыларның берсе, Татарстанның халык артисты Фуат Таһировның тууына 105 ел (1917–1996).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ