Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә түләүсез татар теле курслары ачылды

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәге Мәскәүдә татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар ачты. Дәресләр һәр якшәмбе көнне зурлар һәм сигез яшьтән олырак балалар өчен ике төр...


Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәге Мәскәүдә татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар ачты. Дәресләр һәр якшәмбе көнне зурлар һәм сигез яшьтән олырак балалар өчен ике төркемдә уза. Бу хакта «Татар-информ»га курсларны оештыручыларның берсе – Мәскәүнең Төньяк-Көнбатыш административ округының «Ихсан» ислам оешмасы идарәсе башлыгы Ринат хәзрәт Фәсхетдинов хәбәр итте.




Курс өч айга исәпләнгән. Ул 13 тематик дәрестән тора, һәр дәрес бер сәгать дәвам итә. Балалар өчен дәресләр «Гаилә», «Һөнәр», «Кием», «Туган шәһәр» һәм башка темаларга бүленгән. Алар шулай ук татар алфавитын, грамматика нигезләрен, шулай ук сораулар бирергә һәм санарга өйрәнә алачак.
«Бу курслар татар телен бераз белгән һәм телне белмәгән олылар өчен дә шактый нәтиҗәле булыр дип саныйм», – диде Ринат хәзрәт Фәсхетдинов.
Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, беренче ике дәрестән соң укучылар үз хис-кичерешләре белән уртаклаша. Моннан тыш, алар үз өйләрендә һәм якташлары белән аралашканда татар телен ешрак куллана башлаган.
«Дәресләр ярдәмендә укучылар үзләре элек кулланмаган һәм оныткан сүзләрне һәм сүзтезмәләрне исләренә төшерде», – дип өстәде дин әһеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ