Логотип Магариф уку
Цитата:

“МЕДИА-УЯВ”- матур традициягә баш сапты

1993 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чуваш милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Татарстанда ел саен республика күләмендә «Уяв» чуваш милли бәйрәме уздырылып килә.Бүген исә аны ж...

1993 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чуваш милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Татарстанда ел саен республика күләмендә «Уяв» чуваш милли бәйрәме уздырылып килә.
Бүген исә аны журналистлар, үзләре күзаллаганча , “МЕДИА-УЯВ” итеп уздырды.
Бүген казанлылар “Татмедиа АҖ янындагы Фестиваль бульварында чувашларның “МЕДИА-УЯВ” бәйрәмендә катнаштылар. Чувашча «уя» – «үтәү», «тоту» мәгънәсендә икән. ”Уяв”ны гадәттә язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң бәйрәм итә башлап, җәйге печән өсте, уракка төшү алдыннан тәмамлыйлар. Уяв үткәрелгән көннең так санга туры килүе дә мәҗбүри диләр. Ул көндезен дә төнге якта та уздырыла. Без шуның көндезгесенең шаһитлары булдык та инде. Бу бәйрәмне шулай ук Татарстанда чувашлар күпләп яшәгән Чүпрәле, Аксубай, Нурлат районнарда күзәтергә була.
              
Кунакларны ак калач, сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Милли ризыклар, милли үзенчәлекләрне күрсәтүче “Чувашлар” дип аталган фото күргәзмә, җыр-бию, кулланма гамәли сәнгать осталарының эшләре, баянчы Семен Леонтьевның баян моңнары, “Яз”, “Өмет”, “Сәлам” ансамбльләренең чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Шунда ук чуваш телендә нәшер ителүче “Сувар” газетасы белән дә таныш рәхим итеп.
Газетаның баш мөхәррире, шагыйрә Ирина Трифонова шундый матур бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән өчен “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйковка рәхмәтләрен җиткерде, һәм аңа тарихчы, этнограф, беренче чуваш профессоры, тарих фәннәре докторы, Казанда чуваш телендә чыккан “Хыбар” газетасына нигез салган һәм аның беренче мөхәррире булган Николай Васильевич Никольский турында китап бүләк итте. Басманың төп бурычы итеп чуваш халына хезмәт итүне билгеләгән Николай  Никольскийның эшен бүген  нәкъ менә  суварлылар дәвам итә.
 
                                           
Чуваш милли киемнәренә хас үзенчәлекләр белән якыннан танышу мөмкинлеге дә булды бәйрәмдә. Татьяна Романова, әйтик, әнисенең сеңлесеннән калган, сандык төпләрендә кадерләп сакланган борынгы милли киемнәрдән килгән иде. Милли традицияләрне элек-электән саклап килүче өлкән буын вәкилләре дә шактый. Әлеге киемнәр тупланмасын Татарстандагы чуваш хатын-кызлары берлеге рәисе Сильвия Чаркина тәкъдим итте. ”МЕДИА-УЯВ”та чыгыш ясаган бертуган София һәм Стефания Чаркиналарның стильләшкән милли киемнәренә дә сокландык, билгеле. Алары әлеге бәйрәмнең үзәгендә кайнаган “Сувар” газетасы редакторы, профессиональ стилист Ирина Трифонованың иҗат җимешләре булып чыкты. Билгеле,  Ирина Федоровна әлеге бәйрәмне бизәгән ул милли киемнәр, этник стильнең үзенчәлекләре турында бик озаклап сөйли алуын да беләбез. (Бу хакта тулырак “Гаилә һәм мәктәп” журналының февраль (2023) санында укый аласыз.) ”МЕДИА-УЯВ”ны «Уяв пике-16» («Чуваш чибәре-16») конкурсы  җиңүчесе “Сувар” газетасы хезмәткәре Ксения Романова алып баруы да аңа үзенчәлекле төсмер өстәде. Шулай итеп, “Татмедиа” АҖдә тагын бер матур традициягә нигез салынды.
Расиха ФАИЗОВА, 
Автор фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ