Мәктәп балага белем генә бирергә тиеш түгел!
Кайбер балаларның мәктәпкә укырга кергәндә психикасы бозылган була инде. Сәбәбе, әлбәттә, гаиләдә. Димәк, аларны әти-әниләре дөрес тәрбияләми. Төгәлрәге, балалары белән мөнәсәбәтләрен дөрес итеп кора...
Кайбер балаларның мәктәпкә укырга кергәндә психикасы бозылган була инде. Сәбәбе, әлбәттә, гаиләдә. Димәк, аларны әти-әниләре дөрес тәрбияләми. Төгәлрәге, балалары белән мөнәсәбәтләрен дөрес итеп кора белмиләр. Шул сәбәпле ике арада төрле низаглар ешая. Ә низаглар баланың психикасын какшата. Кайчак төзәтеп булмаслык зыян да салырга мөмкин.
Тагын бер актуаль проблема – 9-11 сыйныфтан соң дәүләт имтиханнары тапшыру. Балалар бу имтиханнардан курка! Шуңа мәктәпләрдә психология юнәлешендә эш алып бару үтә мөһим эш. Урта уку йортлары психикалары какшаган балаларны ачыкларга, аларга укытучылары, ата-аналары белән мөнәсәбәт корырга өйрәтергә тиеш.
Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима педагог-психологларның республика кординацион фәнни-методик советы утырышында сөйләде.
Нәтиҗә шул: хәзерге балалар, белем алудан бигрәк, психологик ярдәмгә, үзләрен аңлау һәм хуплауга мохтаҗ дисәк һич арттыру булмас. Тик бу эшнең үз проблемасы бар икән. Мәктәпләрнең 70 проценты психологлар белән тәэмин ителмәгән! Ә белгечләр “Һәр мәктәпкә штатта эшләүче психолог кирәк. Бик тә кирәк!” дип чаң кага.
Мәктәп балага белем генә бирергә тиеш түгел! Какшаган булса, психикасын да төзәтергә, балаларны гына түгел, әти-әниләрен дә тәрбияләргә тиеш. Бу “тиеш”ләр укытучы халкының “язылмаган канун”га әйләнеп барган эшләре...
Комментарийлар