Логотип Магариф уку
Цитата:

Менделеевскта мәктәп укучылары өчен кече фәннәр академиясе ачылды

Бүген Менделеевск шәһәрендә «Менделеевск үзәне» балалар һәм яшьүсмерләр үзәге ачылды.

Ачылыш тантанасында ТР Фәннәр Академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм ТР Мәгариф фән министры урынбасары Алсу Асадуллина һәм Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев катнашты.

Үзәк 1,5 меңнән артык балага исәпләнгән. Биредә инженерлык, фәнни иҗат, IT һәм креатив технологияләр юнәлешләрен эченә алган күпфункцияле зоналар,лабораторияләр эшләячәк.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев фикеренчә, заманча балалар иҗаты үзәген булдыру районда белем бирү кластерын үстерүдә тагын бер адым булачак.

Шулай ук бүген "Потомки Менделеева" химик-технологик лицее базасында Мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе дә ачылды. 

Биредә республика олимпиадасында җиңгән яки призлы урыннарны алган укучылар белем алачак. Төрле югары уку йортларыннан физика, математика, информатика, химия һәм башка фән укытучылары килеп укытачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ