Логотип Магариф уку
Цитата:

Методик берләшмә очрашуы

78 балалар бакчасында ике район өчен методик берләшмә оештырылды.

Халкыбызның зур байлыгы, кадерле рухи хәзинәсе - аның теле. Безнең телебез – татар теле. Зур тарихлы, бай, җырлы – моңлы тел. Татар теленә мәхаббәт уяту ул әлбәттә гаиләдән һәм балалар бакчасыннан башлана. Туган телебезгә карата мәһәббәт тәрбияләү, телебезне саклау татар теле тәрбиячеләренең бурычы булып тора.

Шул максаттан Авиатөзелеш районы 78 балалар бакчасында ике район өчен методик берләшмә оештырылды. Биредә Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында эшләүче тәрбиячеләр катнашты.

- Уку елы ахырында эшләгән эшләребезгә нәтиҗәләр ясап, балалар белән әзерләгән эшчәнлекләребезне күрсәттек. Эшчәнлекләрне сингапур, Венгер технологияләренә нигезләнеп алып бардык. Үзебез эшләгән автор уеннарын да тәкъдим иттек. “Дубль ике”, “Акыллы бала” уеннары балалар өчен генә түгел, ә тәрбиячеләр өчен дә кызык, мавыктыргыч. Безнең балалар бакчасы 2021елда “Туган телләр елы”,  2023 елда “Иң яхшы – Билингваль бакчасы” грантына ия булды. Очрашуда яңа алымнар, технологияләр кулланып эшләнгән проектларны тәкъдим иттек: “Идел буе халыкларының тормыш – көнкүреше, милли ризыклары”, “Татарстан – минем горурлыгым”, “Казан – минем шәһәрем”, “Фәнни тикшерүләр”, “Мәдәни календарь», “Әкиятләр илендә”. Бу проектларны тормышка ашыруда әти – әниләрнең дә өлеше зур, эшне алар белән берлектә алып бардык. Ә аннары тәрбиячеләр белән бергәләп тукымадан курчаклар ясарга да өйрәндек, - дип хәбәр итә Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 78 балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Ризәлә Гарипова. 

Нинди очрашу җыр моңсыз булыр икән. Бу чараны да Казан шәһәр филармония артисты  Рөстәм Насыбуллин үзенең моңлы, көр тавышы белән тагы да бизәде. Тәрбиячеләр аңа кушылып берләләп җырладылар.

Соңыннан, киләсе яңа уку елына планнар төзелде, эшлисе проектлар, киләчәктә катнашасы бәйгеләр билгеләнде.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ