Логотип Магариф уку
Цитата:

“Моңлы саз чыңнары”ның җиңүчеләре билгеле

“Моңлы саз чыңнары” конкурсы нәрсәсе белән шатландырды: укытучылар да, тәрбиячеләр дә балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Тукай иҗатын төрле яклап ачарга һәм балаларның үзләрен дә Тукайга багышланган чараларда, дәресләрдә актив катнаштырырга, аларның белемнәрен тикшерергә тырышканнар. Тукай әкиятләре геройлары – Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкны бәйрәм кунаклары буларак чакыру очраклары да күзәтелә. Үзе бер мини-спектакльне күз алдына китереп укыйсың андыйларны.

Болай эшләгәндә  ул образлар  бала күңелендә җуелмас булып кереп калачагы бәхәссез .

Дөрес, арада Тукайның биографиясен алып, шуны 1–2 укучыга (алып баручыга) бүлеп биреп сөйләтүдән узмаганнар да очрый.

–Мондый чаралар, дәресләр, сыйныфтан тыш эшчәнлекләр  яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль  белем бирү программалары таләпләреннән чыгып төзелергә тиеш. Максатның куелышы  һәм бурычлар билгеләү шулай ук игътибар сорый, чөнки предмет һәм метапредмет нәтиҗәләре дөрес куелган максат һәм бурычларга барып тоташа.  Эш төрләрен дөрес сайлап алу да  мөһим – конкурсантлар алга таба боларның барысына да игътибар итсеннәр иде,– ди Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, жюри әгъзасы Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин.

 Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
 I урын – Гөлфия Галиева, “Шүрәле сынауларын үтү” эше өчен, Әтнә районы Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе укытучысы;
II урын –  Гөлнара Шәвәлиева, “Тукай әкиятләре” эше өчен, Арчадагы 6 нчы “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе;
III урын  – Миләүшә Хәсәнова, “Тукай янына", Мөслим гимназиясе укытучысы.

“Видеоязма” номинациясе буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

 I урын – Ризванов Гайсә Илназ улы, 9 яшь, Казан шәһәре, Совет районы, Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия укучысы;
II урын – Шәфикова Инзилә Данис кызы Мәлбагыш урта гомуми белем бирү мәктәбе;
III урын –  Әхәтова Әдилә, 5 яшь.

Җиңүчеләр 3 май көнне 14:00 сәгатьтә  “Татмедиа” бинасында бүләкләнәчәкләр! 

 

Расиха Фаизова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ