Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли киемнәр коллекциясен тәкъдим итү кичәсендә артистлар чыгыш ясаячак

14 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә «Персона» модель агентлыгында модельер Ләйсән Хаҗиеваның «Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» дип исемләнгән яңа кием коллекциясен тәкъдим итү кичәсе була.«Бу кичәдә мин иҗатым...

14 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә «Персона» модель агентлыгында модельер Ләйсән Хаҗиеваның «Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» дип исемләнгән яңа кием коллекциясен тәкъдим итү кичәсе була.
«Бу кичәдә мин иҗатымны күрсәтәм. Мин реконструкция белән дә, тарихи костюмнар белән дә шөгыльләнмим, стилизация ясыйм. Стильләштерү – барыбыз да кия ала торган кием тегү дигән сүз. Көндәлек кия торган киемнәр – минем өчен яңа юнәлеш. Өч коллекция тәкъдим итәм. Алар төрле материаллардан эшләнгән: ефәк, бәрхет, табигый мамык. Шул ук вакытта милли стильдән дә баш тарта алмыйм. Һәр останың үз стиле, үз тегү үзенчәлеге бар», – дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Ләйсән Хаҗиева.
Кичәдә танылган артистлар да чыгыш ясаячак. Аның алып баручысы Илмир Ямалов әйтүенчә, җырчылардан Алмаз-Зөлфирә Мирзаяновлар, Азат-Алсу Фазлыевлар, Рината Тэй һ.б. чыгыш ясаячак. Алар Ләйсән Хаҗиева теккән киемнәрне киячәк.
Фирдүс Тямаев мисал буларак Башкортстанда үткәрелгән бәйгеләрне әйтте. «Анда бик күп конкурслар оештыралар. Мисал өчен, һәр районнан мәдәният йортлары хезмәткәрләрен җыеп, конкурста катнаштыралар. Кемдер җырлый, бии. Һәр номерга бәя бирәләр. Шушы конкурсны алар телевидениедә күрсәтәләр. Бездә андый конкурслар, проектлар юк», –диде артист.
«Ләйсән беренчеләрдән булып артистларны милли киемнәрдән киендерде, шул исәптән мине дә. Концерт белән берлектә мода күрсәтү чарасын уздырган булды. Кызганыч, мондый чараларга Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы игътибар итми. Модельерлар милли киемне санаулы гына чыгара. Чөнки аны халык алмый. Без Европа музыкасын, стилен, биюләрен, җырлау манерасын кабатлыйбыз. Алар безгә мода күрсәтә белә. Әйтик, «Дольче Габбана» оешмасында бер киемне ясар өчен 300 белгеч эшли икән. Алар ясаган эшләнмәне бөтен дөнья сатып ала. Алар моданы күрсәтер өчен бөтен дөньядан кешеләрне чакыралар. Шушы оешма кебек, Татарстанда да белгечләр белән тулы оешма эшләсә, милли киемне популярлаштырып булыр иде. Соңгы арада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов милли киемгә игътибар бирде, бу күренеш күңелне шатландыра», – дип сөйләде ул.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ