Милли китапханәдә ике телдә аралашучы Telegram-бот эшли башлады
Милли китапханәдән алган китапны өйдә тоту вакытын Telegram-бот аша озайтырга мөмкин. Китапханә татар һәм рус телләрендә эшли торган чат-бот – республикада беренче шундый ярдәмче сервис белән таныштыр...
Милли китапханәдән алган китапны өйдә тоту вакытын Telegram-бот аша озайтырга мөмкин. Китапханә татар һәм рус телләрендә эшли торган чат-бот – республикада беренче шундый ярдәмче сервис белән таныштыра.
«Китапханә» чат-боты аша алган китапны тоту вакытын озайтуны сорарга, кирәкле китапның китапханәдә булу-булмавын белешергә, алынган китапны кайтару вакыты турында искәртү вакытын көйләргә мөмкин», дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.
Бот иң күп яңгырый торган сорауларга җавап бирүгә дә көйләнгән: китапны куллану шартлары, укучы билеты алу тәртибе, китапханә һәм MOÑ театр мәйданчыгында үткәрелгән чаралар турында җаваплар бирелә.
Telegram-ботны эшләтеп җибәрү өчен https://t.me/Kitaphane_bot сылтамасы белән керергә кирәк.

Комментарийлар