Логотип Магариф уку
Цитата:

«Милли мультфест» кинофестиваленә гаризалар кабул итү вакыты озынайтыла

«Милли мультфест» республика балалар кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Ай...

«Милли мультфест» республика балалар кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
«Башта кинофестивальне куркып кына башладык. Чөнки күпме баланың бу һөнәр белән кызыксынуын беркем дә белми иде. Былтыр безгә 465 гариза килде. Бу 4 меңләп кеше катнашкан дигән сүз. Бу өлкәләр бик популяр, киләчәккә балаларга профессия сайлауга нигез булырга мөмкин. Быел гаризаларны 15 октябрьгә кадәр алабыз дип билгеләгән идек. Кемдер өлгерми икән, озайтырга әзер, чөнки шалтыратучылар бар», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, кинофестиваль өчен эшләр ике номинациядә билгеләнәчәк: татарча анимацион фильмнар һәм татарча кыска метражлы фильмнар. Бәйгедә 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада - пластилин, кәгазь анимациясе белән бергә заманча графика белән эшләнгәннәре дә кабул ителә.
Гореф-гадәтләргә тугрылык, халык авыз иҗаты һәм социаль әһәмияткә ия анимацион фильмнар кабул ителә.
Кинофестивальнең ябылу тантанасы 26 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ