Минем фәнем – сәләтем, омтылышым
Дөньяны матурлык коткарыр, дигән акыл иясе.
Миңа сорау бирсәләр:
–Сөенечең ни? – дисәләр,
Сөенечем – таңнан торып
Эшкә килгән иртәләр.
Дөньяны матурлык коткарыр, дигән акыл иясе. Мин бу сүзләрне кабатлаган чакта, ә матурлык ул – балалар, дип тә өстим.
Инануымча, мәктәп – дөньяда иң яхшы кешелек сыйфатлары яшәгән урын ул. Мәктәптә укыган вакытта ук яшьтәшләрем белән төрле уеннар оештырырга, ярышырга яраттым. Спорт белән мавыгуым мине физкультура институтына укырга керергә, укытучы һөнәрен сайларга ярдәм итте. 1981 елны институтны тәмамлап, укыган мәктәбемдә физик тәрбия укытучысы булып эшли башладым.
Эшемне яратам. Үземне укыткан укытучыларым, киңәшләре, тормыш тәжрибәләре белән уртаклашып, миңа гел ярдәм иттеләр. Дәресләрне кызыклы һәм эчтәлекле итеп уздырырга тырышам, шуның белән укучыларның спорт секцияләренә күпләп йөрүенә ирештем, нәтиҗәдә безнең укучылар район, республика күләмендәге ярышларда призлы урыннарга даими рәвештә лаек булып танылып киләләр.
1987 елда физик белем һәм тәрбия өлкәсендәге эшләрем “Мәгариф отличнигы” значогы белән билгеләп үтелде. Авылда көн күргән, хезмәт куйган кешенең, һичшиксез, вакыты исәпләнгән, көндәлек эше уйланылган. Ул хуҗалык эшләрен дә, шул ук вакытта мәктәптә укыту тәрбия эшләрен, спорт секцияләрен, агитация, культура-масса чараларында катнашуны, авыл жирлегендәге кичекмәстән башкарыла торган эшләр, олуг бәйрәмнәрне үз эченә ала. Алдынгы карашлы кеше буларак бу чараларны укытучы тиешенчә һәм вакытында башкарып чыгу мөмкинлеген таба һәм тормышка ашыра. Шәхсән миңа сайлауларда, халык санын алу буенча узган чараларны үткәрүдә җаваплы кеше буларак катнашырга туры килде.
Авыл укытучысына җитәкчеләрнең дә, халыкның да ни дәрәҗәдә ышаныч белән караганын аңлап була. Җәй айлары. Авылда, районнарда Сабантуйлар гөрләп тора. Физкультура укытучысы өчен аеруча җаваплы эшләр башлана. Сабантуйның йөзек кашы – милли көрәш ярышларын үткәреп, аркан тартышып, кул көрәштереп, халыкны ярышырга җәлеп итәсе, ял иттерәсе бар.
Батырлар арасында үз укучыларыңны күрү аеруча шатлыклы, күңелдә горурлык хисләре уята. Авылда яшәп, эшләп ятучы яшь гаиләләр – күбесе безнең элекке укучыларыбыз. Аларның балаларын инде укытабыз, тәрбиялибез, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтәбез.
Матур кеше – сәламәт кеше. Ә кешенең ни дәрәҗәдә сәламәт булуы аның хәрәкәт активлыгына бәйле. Шуңа күрә без укучылар белән төрле спорт чаралары үткәрүгә әһәмият бирәбез. Спорт белән дус булган кешенең организмы гына түгел, рухи сәламәтлеге дә ныгый. Үзеңдә күркәм гадәтләрне яшьтән тәрбияләргә, аларны яшәү рәвешенең аерылгысыз бер өлеше, җан таләбе итеп канга сеңдерергә, үз-үзең белән килешеп яшәргә омтылырга кирәклеген төшендерәм. Сабырлык, тырышлык, үҗәтлек, тәвәккәллек тә нәкъ спорт белән дус булган укучыларда тәрбияләнә. Шундый укучылар тормышта да үз урыннарын тиз табалар. Эшендә, гаиләсендә, гомумән, җәмгыятьтә үзен бәхетле итеп тоялар. Андый кеше ЧЫН КЕШЕ булып яши.
Балаларда хәрәкәтләнү аз, өеннән килеп алалар, кирәксә-кирәкмәсә дә, озак итеп Интернет челтәрендә утыра, кибеттәге каты-коры ашамлыклар белән туклана – бүген мине әнә шул борчый. Шуңа балалар еш авырыйлар, авыр башкарыла торган хәрәкәтләрдән кыенсыналар.
Гаиләгездә, класста, сез яшәгән йортта, ишегалдында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә нык игътибар бирелә, әйләнә-тирәдәгеләр дөрес туклана, ял итә, үзара матур мөнәсәбәтләр белән яши икән, алардан үрнәк алып яшәү җиңелрәк. Ә авыл укытучысы – әнә шуңа да өлге.
Рафил Мәсгут улы МИҢНУЛИН, Апас районы “Көрәш даны” ордены тулы кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович
исемендәге Чирмешән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физик тәрбия укытучысы
Комментарийлар