«Салават күпере» торак комплексында шәһәрдәге иң зур поликлиника ачылды
Беренче пациентларны медицина учреждениесе 1 гыйнварда кабул итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
12 мең кв.м мәйданлы бинада өлкәннәр һәм балалар поликлиникасы, хатын-кызлар консультациясе, травматология пункты һәм ашыгыч ярдәм хезмәте станциясе урнашкан.
Балалар бүлеге җитәкчесе итеп 4 нче номерлы Шәһәр балалар поликлиникасының баш табибы Ниаз Галеев билгеләнде. Бу блокта штат санын 200 гә якын медицина хезмәткәре тәшкил итәчәк: 58 табиб, 109 урта дәрәҗә хезмәткәре, шулай ук 39 кече һәм башка персонал.
Фото: Марат Мугинов
Комментарийлар