Логотип Магариф уку
Цитата:

Министр тарихтан имтихан тапшырачак

Бу көнне өлкәннәр үзләрен имтиханда балалары кебек хис итәчәкләр.

 Иртәгә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казандагы  139 нчы   гимназиядә «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар белән  БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә кушылып, башкалар белән бергә тарихтан имтихан бирүдә катнашачак.

     Акциядә чыгарылыш укучыларының ата-аналары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган спортчылар һәм теләге булган башка һөнәр ияләре катнаша ала. Бу көнне өлкәннәр үзләрен  имтиханда балалары кебек хис итәчәкләр, БДИга кагылышлы бөтен шартларны үтәячәкләр, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге. Әлеге  чара Татарстанда сигезенче мәртәбә оештырала.

 Альберт САБИР

Фото министрлык архивыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ