Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов «Мәдәният» проекты турында сөйләде

Миңнеханов «Мәдәният» илкүләм проекты белән биналы булган Буа театры турында сөйләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында «Мәдәният» илкүләм проекты белән яңа биналы булган Буа дәүләт драма театры казанышлары турында сөйләгән.

«Буа драма театры актерлары Екатеринбург шәһәреннән гастрольдән кайтты, алар анда үз коллективларын лаеклы тәкъдим итте. Хәзер алар Миргазиян Юнысның «Өянкеләр» пьесасы буенча яңа спектакль репетициясен башлыйлар», — дип билгеләп үткән республика җитәкчесе.

«Буа һәм күрше районнар тамашачылары өчен репетиция һәм спектакльләр уза торган театр бинасы «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелгән», — дип искәрткән Миңнеханов.

Татарстан Рәисе мәгълүматларына караганда, илкүләм проектны гамәлгә ашыру дәвам иткән биш елда Татарстанда биш театр реконструкцияләнгән һәм техник яктан җиһазландырылган, авыл җирлегендә 27 мәдәни-ял итү учреждениесе төзелгән, 14 модель китапханә булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов урнаштырган татарча видеоязмада Буа драма театры бинасының илкүләм проект кысаларында төзелгән дүртенче театр мәйданчыгы булуы әйтелә. Элегрәк Чаллыда ике театр һәм Түбән Кама яшь тамашачы театры ачылган иде.

Буа мәдәният йортын 405 млн сумга театр итеп үзгәртү «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында мөмкин булды. Әлеге проект Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән оештырылды. Проектлаучы булып «Татинвестгражданпроект» оешмасы хезмәт куйды. Яңартылган бинаны декабрь башында Татарстан Рәисе ачты. Театр интерьеры проекты федераль бәйгедә иң яхшысы дип танылган.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ