Логотип Магариф уку
Цитата:

Минтимер Шәймиев шәхси фондыннан 3 629 китапны Милли китапханәгә тапшыра

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхси фондындагы 3 629 китапны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. «Алар арасыннан...


Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхси фондындагы 3 629 китапны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә




«Алар арасыннан 200 дән артыгы китапханәнең классик уку залы күргәзмәсендә урын алачак», – дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.
Күргәзмәгә куела торган әлеге китапларның титул битендә күренекле дәүләт, сәясәт һәм иҗтимагый эшлеклеләрне, мәдәният әһелләренең шәхси имзалары тора. Алар арасында В.Черномырдин, Е.Примаков, А.Леонов, Б.Ахмадуллина, В.Гергиев, А.Калягин, А.Карпов имзасы бар.
Китапларны тапшыру тантанасы Милли китапханәдә 6–7 октябрьдә халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында каралган. Минтимер Шәймиев әлеге конференция кунагы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ