«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»: Татарстаннан ике укучы – илкүләм проектта катнаша
Россия Федерациясенең 45 төбәгеннән 120 укучы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» өстәмә гомумүстереш программасында катнашу өчен конкурс сайлап алу этабын узды. Алар арасында Түбән Кама шәһәре 36 нчы урта мәктәбеннән София Мокрушина һәм Саба районы Шәмәрдән «Рост» лицееннан Софья Куклина да бар.
Проектның уникаль иҗади лабораториясе 2026 елның 10 апреленнән 1 маена кадәр «Артек» халыкара балалар үзәгенең 4 нче сменасында тәүге тапкыр үз ишекләрен ачачак.
Смена нәтиҗәләре буенча укучылар «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» исемле беренче журналны булдырачак, фильм төшерәчәк, анимация роликлары ясарга өйрәнәчәк һәм интерактив биремнәр уйлап табачак. Әлеге эшләр исә киләсе уку елында дәрес материалларына кертелер дип көтелә.
Конкурста катнашу өчен укучылар «Үз героең турында сөйлә» дигән иҗади биремне үтәп, видеовизитка әзерләргә тиеш иде.
Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды





Комментарийлар