Логотип Магариф уку
Цитата:

MOÑ мәйданчыгында «Самокат» нәшрияты эскизы күрсәтеләчәк

8 декабрь көнне 19:00 сәгатьтә MOÑ театр мәйданчыгында француз язучысы Даниэль Пеннакның «Как роман» эссесы буенча куелган спектакль эскизы күрсәтеләчәк. Ул «Самокат» нәшриятының «Они (не) читают» лабораториясе кысаларында тормышка ашырылган.

«Они (не) читают» – «Самокат» басмаханәсе һәм Россиянең алдынгы бәйсез театраль компанияләренең яңа уртак проекты. Нәтиҗәдә өч эскиз дөнья күрәчәк; ә киләсе елда, оештыручылар фикеренчә, алар спектакль дәрәҗәсенә күтәреләчәк.

Даниэль Пеннакның «Как роман» әсәре – төпләнгән стереотипларны инкяр итеп, балаларның рәхәтләнеп китап укый алуларын язучы үз тормышы мисалында раслаган эссесы – MOÑ (Казан) мәйданчыгында күрсәтеләчәк. Аның режиссеры – Илдар Хөснуллин, драматургы – Элина Петрова, автофикшн-текстлар һәм автоэтнография буенча тәҗрибәле каләм остасы.

7 декабрь лабораториянең параллель программасы кысаларында ТР Милли китапханәсендә махсус вакыйгалар көтелә. Биредә яшүсмерләр һәм укытучылар катнашында фикер алышу һәм француз әдәбиятын тәрҗемә итү проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл планлаштырыла. 

 MOÑ театр мәйданчыгы фикер алышуларда катнашырга теләүче үсмерләр өчен open call игълан да итте. Гаризаларны 20 ноябрьгә кадәр әлеге адрес буенча юлларга мөмкин: https://monkazan.ru/samokatlab/debate

Фото: театр матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ