Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөселман уку йортлары арасында татар теле, әдәбият һәм тарих буенча олимпиада узачак

Җиңүчеләр, призлы урын алучылар, олимпиада нәтиҗәләре нигезендә, өч юнәлештә дә аерым билгеләнәчәк. Катнашучыларга сертификат биреләчәк.Татарстан мәдрәсәләре һәм мөселман югары уку йортлары шәкертләре...

Җиңүчеләр, призлы урын алучылар, олимпиада нәтиҗәләре нигезендә, өч юнәлештә дә аерым билгеләнәчәк. Катнашучыларга сертификат биреләчәк.
Татарстан мәдрәсәләре һәм мөселман югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк. 
Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Олимпиада татар телен, әдәбиятын, татар халкы тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерүне күз алдында тота.
Бәйге шулай ук татар теленә хөрмәт тәрбияләү, милли үзаң формалаштыруга ярдәм итү; талантлы яшьләрне барлау; татар телен, әдәбиятын һәм татар халкы тарихын өйрәнүне пропагандалау; студентларны эзләнү-тикшеренү эшенә тартуны максат итеп куя. 
Олимпиада өч юнәлештә — татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча бер турда оештырыла. Бәйгенең төп шартлары буенча, урта һөнәри уку йортларыннан һәр номинациядә — берәр, югары уку йортларыннан 25 яше тулмаган өч студентка кадәр катнаша ала.
Җиңүчеләр, призлы урын алучылар, олимпиада нәтиҗәләре нигезендә, өч юнәлештә дә аерым билгеләнәчәк. Катнашучыларга сертификат биреләчәк. 
Олимпиадада катнашучыларның, аны оештыручыларның һәм уздыручыларның, жюри әгъзаларының битлектән булуы, санитария һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүләре таләп ителә. 
«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ