Музейлар – белем дөньясы!
Татарстан Республикасы Милли музее – Идел буенда мәктәп балалары, яшүсмерләр һәм әти-әниләр өчен иң зур белем бирү һәм фәнни музейларның бердәнбер үзәге булып тора.
Безнең музейда төрле юнәлештә күчмә программалар (белем бирү учреждениеләрендә) уздырыла.
«МУЗЕЙ –ВАКЫТ МАШИНАСЫ» – музей хезмәткәрләре укытучыларны һәм балаларны тарихыбызның төрле чор вакыйгалары белән таныштыра.
«Тарих белән ялгызлыкта» – иммерсив экскурсия кысаларында катнашучылар борынгы керамика ясау серләрен беләчәк, шулай ук Сөембикә патшабикә тарихы белән дә танышачак, Екатерина II нең Казан губернасына килүе турында беләчәк. Балалар өчен кызыклы «Идел буе инешләре» дип исемләнгән әйлән-бәйлән уен-бәйрәме үтәчәк. Уен вакытында музей хезмәткәрләре Идел буенда яшәүче рус, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва халыкларының гореф-гадәтләре, милли костюмнары, биюләре, телләре һәм милли уеннары белән танышачак.
«Идел Болгарының Ага-базар: сәяхәте»н тәкъдим итәбез. Чарага килгәч, балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле кызыклы, мастер-класслар, квестлар, музей дәресләре үткәреләчәк. Катнашучылар Яңа ел, Май чабу, «Нәүрүз», Ватанны саклаучылар көне, 8 Март бәйрәмнәренең тарихы белән таныша алалар.
Ленар Нәгыймов ТР Милли музееның ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге хезмәткәре
Элина Мәрдәнова фотолары





Комментарийлар