Логотип Магариф уку
Цитата:

Нечкә билле булыйм дисәң!

Үзе студент, үзе укытучы, үзе кул остасы һәм гүзәлләрдән гүзәл татар кызы!.. Бу сандагы остаханәбезнең хуҗабикәсе Илүзә Садриева турында әле тагын бик күп матур сүзләр санап китәргә булыр иде. Бар якт...


Үзе студент, үзе укытучы, үзе кул остасы һәм гүзәлләрдән гүзәл татар кызы!.. Бу сандагы остаханәбезнең хуҗабикәсе Илүзә Садриева турында әле тагын бик күп матур сүзләр санап китәргә булыр иде. Бар яктан килгән диләр андыйлар турында. Тумышы белән Кукмара районының Яңа Сәрдек авылыннан ул. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты гына булуына карамастан, инде укытучы буларак та берьеллык тәҗрибәсе бар. Бүгенге көндә Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясендә татар теленнән белем бирә. Моннан тыш та шөгыльләре санап бетергесез. Күп кенә әдәби чараларда да, театрларда да еш очратырга туры килә аны. Инде менә берничә ел дәвамында калфак, түбәтәй, изү, билбау кебек милли эшләнмәләр ясап, кул остасы буларак та танылды. Бу санда ул безгә гүзәл затларыбыз өчен милли стильдә билбау ясарга өйрәтер.
Илүзәне Казанга бер-ике генә көнгә кайткан җиреннән тотып алырга туры килде. Баксаң, җәен дә тик кенә тормый, бүгенге көндә Сәләт аланында ял итүче балаларга остаханәләр оештыра икән.
– Кичләрен биредә ял итүче балалар белән көн дә иҗат дөньясына чумабыз. Инде үзләре өчен берәр пар түбәтәй һәм изү ясап өлгертеп киләләр. Әле менә Казанга да материаллар алырга гына җибәрделәр, – ди ул.
Түбәтәй, калфаклар белән кызыксынуы Казан дәүләт университетының 1 нче курсына укырга кергәч башланган.
– Институтыбызда төрле милли  чаралар, конференцияләр, кичәләр еш үткәрелә. Мин дә катнаша башладым. Әлеге чараларга укытучыларыбызның кечкенә түбәтәй киеп килүләренә гел соклана идем, чөнки алар шулкадәр матур, күзгә ташланып тора. Үземнең дә шундый түбәтәй киеп йөрисем килә башлады. Эзләнә торгач, Интернеттан түбәтәй тегү буенча төрле видеоматериаллар таптым.  Шуның нигезендә үзем дә тегеп карарга булдым. Кул астында гына булган материаллардан тәүге кызыл төстәге түбәтәемне тектем. Бик үк җиренә җиткерелеп эшләнмәсә дә, ул миңа шундый якын, аны әле дә истәлек итеп саклыйм. Соңрак инде мин кирәкле материаллар туплап, акрынлап, яңа төр түбәтәй һәм калфаклар эшли башладым, – дип сөйли Илүзә.

Шулай кыз көннән-көн остара. Эшләнмәләрен социаль челтәрләрдәге шәхси битенә урнаштыра. Аның кул эшләрен күреп, заказлар килә башлый. Үзе дә сизмәстән, түбәтәй тегү белән ныклап шөгыльләнергә тотына.
– Шулай итеп, мин «түбәтәй дөньясына» кереп киттем. Аларның төрле формадагысын тегәсем, төрледән-төрле яңа бизәкләр, сәйләннәр кулланасым килде. Күбрәк эшләгән саен, шомара бардым, конкурсларда да катнаша башладым. Мәсәлән, Уфа шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Ана теле» бәйгесенә үзебезнең студентларга инде ике ел рәттән түбәтәйләр тегәм. Институтыбызда күп иҗади коллективлар эшләп килә, студентлар җырлый да, бии дә. «Яшьлек» бию коллективына да түбәтәй тегәргә туры килде.
Бу хезмәтне ял итү белән чагыштырыр идем. Ул миңа күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә. Яраткан шөгылеңә чын күңелеңне бирергә кирәк, әгәр эшеңне яратып башкармыйсың икән, ул бервакытта да тиешенчә килеп чыкмый, – дип сөйли милли җанлы кызыбыз.
Соңрак шушы түбәтәй, калфакларга туры китереп изү, билбау да ясарга өйрәнә ул. Шулай ук заманча хәситә тегеп карау теләге дә бар. Илүзәнең тагын бер шөгылен әйтми мөмкин түгел. Ул кульяулык чигәргә дә оста икән. Кечкенәдән әнисе чиккән кулъяулыкларга сокланып үскән. Шуларга карап, үзе дә чигәргә өйрәнгән. Әмма күп вакыты түбәтәй тегүгә китә.

– Кулъяулыкларга күбрәк күргәзмә, ярминкә оештырган вакытта ихтыяҗ зур. Ел саен Сабантуй алдыннан яулык җыйганда, авылыбыз егетләре яшь кызлардан кулъяулык сорый. Шуңа күрә ел саен Сабантуйга да бер кулъяулык әзерләп куям. Кулъяулыкны күбрәк мәктәптә укыганда чиктем, иң яраткан дәресем технология иде. Кул эшләренә бирелә башлавымның «нигезе» булып шул дәрес торадыр. Ниләр генә эшләмәдек икән ул дәрестә! Кулъяулыгын да чиктек, башмак та, бияләй дә, жилет та һәм башка бик күп киемнәр бәйләдек. Һөнәргә өйрәтүләре өчен укытучыларым Фирдәүсә Ганиева белән Гөлсөяр Мифтаховаларга рәхмәтлемен, – ди ул.
Илүзә дә, бүгенге көндә остазлары юлын кабатлап, үз укучыларын да милли кул эшләре серләренә өйрәтә башлаган. Бүгенге көндә
180 нче гимназиядә «Миллилеккә бер адым» дип аталган түгәрәк эшләп килә. Анда төрле сыйныфтан төрле яшьтәге 30 га якын бала йөри икән. Ярты ел эчендә һәрберсе үзләре өчен түбәтәй, изү һәм билбаудан торган бер милли комплект булдырырга өлгергәннәр инде.
Бүген исә билләрне тагын да җыйнаграк һәм күлмәкне затлырак итеп күрсәтергә ярдәм итүче милли стильдәге билбауны үзебез дә тегәргә өйрәнербез. Моның өчен безгә: эчке өлешкә фетр, өстеннән каплау өчен кирәкле төстәге бәрхет тукыма чигелгән бизәкләр, төрле сәйләннәр һәм ташлар, каптыргычлар, кайчы, акбур, җилем һәм энә-җепләр кирәк булачак. Иң беренче эш итеп катыргы кәгазьдән үзебезнең бил үлчәме белән өлге ясыйбыз. Аннары шушы өлгене фетрга куеп, кырыйларыннан акбур белән әйләндерәбез һәм фетрны кисеп алабыз. Эчлек әзер булгач, фетрны бәрхет тукыма өстенә куябыз һәм кырыйларыннан 1 см ара калдырып кисәбез. Үзебезгә кирәк материалны кисеп алгач, тегү эшенә тотынганчы, бәрхет материалны фетрга башлы энәләр белән беркетеп чыгарга кирәк. Соңыннан энә-җеп алып, бәрхетне фетрга тегеп куябыз.
Билбауның төп өлешен эшләп, аның кырыйларыннан тегеп чыккач, иң күңелле һәм иң рәхәт мизгел – аны бизәү өлешенә күчәбез. Монда һәркемнең үз теләге, үз фантазиясе. Бу юлы көмеш төстәге чигелгән әзер аппликацияләрне үтүк ярдәмендә ябыштырабыз һәм бизәкләрне кырыйларыннан күренмәс җеп белән беркетеп чыгабыз. Шулай ук төрле сәйләннәр һәм ташлар белән дә бизәргә мөмкин. Бизәү өлеше тәмамлангач, билбауны билгә эләктереп кую өчен, як-ягына каптырмалар урнаштырырга да онытмагыз. Ниһаять, билбау эшләнеп бетте, хәзер аның эчке ягын гына каплыйсы калды. Шул ук өлгегә туры китереп, фетр кисәген кисеп алабыз һәм пистолетлы җилем ярдәмендә ябыштырабыз.
Сөйләшә-сөйләшә билбавыбызның әзер булуын сизми дә калганбыз. Илүзә ак күлмәгенең бил турысын яңа путасы белән урап, әйләнгәләп тә алды.
– Милли байлыгыбызны яшь буын белеп үсәргә тиеш, – дип сөйли ул. – Бүген матур әдәбиятны, әдәби китапларны укучылар бик аз. Ә бит китапта – безнең тарихыбыз, безнең язмыш. Мине борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе – яшьләрнең татар халык көйләренә, җырларына битараф каравы. Алар безнең өчен иң кадерле мирас, чөнки җырларда халкыбызның барлык үткәне, тормыш-көнкүреше чагыла.
Туган телгә өйрәнүнең беренче баскычы гаиләдән башлана, әлбәттә. Шул ук вакытта укытучының да төп максаты – балаларда туган телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт уяту, дөрес, матур итеп балага җиткерү һәм сеңдерү, дип уйлыйм. Кул эшләренә өйрәткәндә дә бизәкләрнең килеп чыгышын сөйлисең, тарихыбызга да кагылып узасың, аңлатасың.
Илүзәнең тел байлыгы да соклангыч, барыннан да бигрәк милли рухы җырлап тора. Ул сөйләгән саен, аны тыңлыйсы килә:
– Җир йөзендә яшәүче һәр татар кешесе үз туган телендә рәхәтләнеп аралашса, гореф-гадәтләрен саклап, аны балаларына, оныкларына өйрәтә алса, телебез бервакытта да юкка чыкмаячак. Милли киемнәребезне, бизәнү әйберләрен дә көндәлек тормышта да үзебез киеп йөрсәк, бездән күреп, балалар да кызыксыначак, сораячак. Туган телебезгә, татар халкының гореф-гадәтләренә, милли киемнәренә карата битараф булмасак иде, чөнки милләтебезнең киләчәге – безнең кулларда. Әгәр телибез икән, без моны эшли алабыз. Татар булуыбыз белән горурланып яшик!

Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Фотолар Илүзә САДРИЕВАның шәхси
архивыннан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ