Логотип Магариф уку
Цитата:

Никахта 20 ел торганнарга... 20 мең сум?..

Россиядә агымдагы ел – Гаилә елы.

Шул нисбәттән, соңгы арада гаиләребезнең нык, тотрыклы булуын тәэмин итү хакында сүз куертучылар күбәйде. Хәтта Дума депутатлары арасында да. Әйтик, Дәүләт Думасындагы ЛДПР фракциясе сенаторлары һәм депутатлары төркеме 20 һәм аннан да күбрәк ел рәсми никахта булган кешеләргә өстәмә түләүләр билгеләүче закон проекты әзерләгән һәм Дума каравына керткән.  

Әлеге Закон проекты 20 ел рәсми никахта яшәүчеләрнең «бергә яшәү юбилеена бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә акчалата түләү алу хокукына ия булуларын» билгеләргә тәкъдим итә. Никахта 25 ел булганнарга – 25 мең, 30 еллык юбилей уңаеннан 30 мең сум бирелеп... һәм, шулай дәвам итеп, мондый кызыксындыру бергә яшәүнең 70 еллыгына кадәр дәвам итәчәк икән. Алар тәкъдиме буенча, мондый түләү күләме елга бер тапкыр индексацияләнергә, индексация коэффициентын РФ Министрлар Кабинеты билгеләргә тиеш икән.

Документ нигезендә, мондый түләүләрне илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары гына ала алачак. Закон проекты кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк дип фаразлана. Тик моның  чынга ашуы гына, ай-һай, икеле.

Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ