Логотип Магариф уку
Цитата:

Никита Перов кабат алтын медальле

Казандагы 131 нче лицей – республикабыз мәгариф системасының йөзек кашы саналырдай иң мәртәбәле уку йорты. Укучылары әледән-әле Бөтенроссия, халыкара фән олимпиадаларында җиңүләре белән куандырып тора...

Казандагы 131 нче лицей – республикабыз мәгариф системасының йөзек кашы саналырдай иң мәртәбәле уку йорты. Укучылары әледән-әле Бөтенроссия, халыкара фән олимпиадаларында җиңүләре белән куандырып тора. Әйтик, химия фәнен аеруча үз иткән Никита Перов – әлеге лицейның гына түгел, республикабыз, илебез мактанычы һәм горурлыгы. Халыкара олимпиадаларда яулаган җиңүләре белән  гел куандырып тора. Һәм менә бүген тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште:
16  июльдән 24 енә кадәр Швейцариянең Цюрих каласында узган   55 нче Халыкара химия олимпиадасында Россия командасы составында Никита Перов  та булган, Россия командасы әлеге олимпиадада катнашкан 90 ил командасы арасында иң көчлесе дип табылган.  Командабыз составындагы дүрт укучы да, шул исәптән Никита  да, алтын медальләр белән бүләкләнгән.
Халыкара химия олимпиадасы 1968 елдан бирле уздырылып киленә. Әлеге олимпиадада Никитаның инде икенче елы катнашуы: узган елда үткәрелгән 54 нче Халыкара химия олимпиадасында да алтын медальгә ия булган иде.
Никитабыз фән олимпиаларының алтын медальләрен яулауның үзенчә серен белә, ахры. Шулай булмаса, соңгы ике елда уздырылган химия буенча Д.И.Менделеев исемендәге Халыкара  химия олимпиадаларының да алтын медальләренә лаек булыр идеме?!
Халыкара олимпиададагы быелгы җиңүе өчен Никита Татарстан бюджеты исәбеннән 300 мең күләмендәге акчалата премия белән бүләкләнәчәк.  Ә аны шушы олимпиадага әзерләгән укытучылары Рамзия Сафонова белән Булат Курамшиннарның һәркайсына 75 мең сум күләмендәге премия тапшырылачак.
Шунысын да искәртик: Никита Перов Татарстанның 2022 елгы иң яхшы укучысы дип тә танылган булган иде. 55 нче
Халыкара химия олимпиадасының чираттагы 56 нчысы киләсе елның июлендә Согуд Гарәбстанында узарга тиеш.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ