Логотип Магариф уку
Цитата:

Норманың яшь артистлары

Узып баручы 2023 елда Балтач районы мәктәпләрендә эшләп килүче театр түгәрәкләре белән танышканда, Норма урта мәктәбенең Рушания Хафизова җитәкләгән иҗат төркеме аеруча игътибарны җәлеп итте...

Узып баручы 2023 елда Балтач районы мәктәпләрендә эшләп килүче театр түгәрәкләре белән танышканда, Норма урта мәктәбенең Рушания Хафизова җитәкләгән иҗат төркеме аеруча игътибарны җәлеп итте. Алар,  быел режиссёр, артист Кәшифә Тумашеваның тууына 120 ел уңаеннан үткәрелгән «Театр яктылыкка, нурга илтә» район бәйгесендә Илгиз Зәйниевнең «Кәҗә, Сарык һәм башкалар» әсәре буенча  күрсәткән спектакль белән катнашып, Гран-прига лаек булган. «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр фестивалендәге чыгышлары да аларны «Иҗади караш» номинациясендә җиңүче буларак таныта. 


 «Яшь артист» исемен йөрткән мәктәп театры коллективы эшчәнлегенең тарих башы XXI гасырга аяк баскан елларга барып тоташа. Балтач районының Пүскән башлангыч мәктәбе укытучысы Рушания Хафизова үзе дә мәктәп елларыннан ук театр сәнгатенә гашыйк кыз була. Сәхнәләрдә шигырьләр укый, концертлар алып бара, спектакльләрдә төп рольләрне башкара.

 

Мәктәптә эшләү дәверендә укучыларында да сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли ул. Балаларга спектакльнең эчендә тулы тормыш белән яшәргә кирәклегенә, сәхнә нечкәлекләренә өйрәтә, иҗат итү серләрен ача. Аның «яшь артистлары» укытучы әйткән һәр сүзне, һәр хәрәкәтне йотып кына баралар. Башта алар әти-әниләр, авыл халкы, районның балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, җәйге лагерьларда  чыгышлар ясап, чыныгу мәктәбен үтәләр. Аннары район күләмендә үткән иҗади бәйгеләрдә үз көчләрен сынап карарга булалар. Матур нәтиҗәләр озак көттерми. Туфан Миңнуллинның «Акбай һәм Сарык малае» әсәре белән район мәктәпләренең драма коллективлары арасында югары сыйныф укучылары белән көч сынашып, җиңү яулыйлар.


2000–2012 еллар – республика күләмендә «Сәламәтлек театрларының» шаулаган чагы. Ел саен үткәрелә торган бу бәйгеләрдә катнашып, җиңү артыннан җиңүгә ирешә «яшь артистлар». Шул чорда  республика күләмендә үткәрелгән «Алтын битлек» балалар һәм яшүсмерләр фестивале җиңүчеләре булу бәхете елмая аларга. Шундый уңышлар белән рухланып, иҗат эшчәнлеген дәвам итә алар. Ел саен авыл халкын спектакльләр белән сөендерәләр. Тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителгән әсәрләрне сәхнәгә куеп, балалар үз образлары аша тамашачыны елата да, көлдерә дә ала, уйланырга да мәҗбүр итә.

Бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчү бу эшчәнлеккә киртә була алмый. Театр сәнгатенә булган мәхәббәте артканнан-арта бара. Рушания Хафизова соңгы 12 елда  Норма урта гомуми белем мәктәбендә театр түгәрәген җитәкли, укучылары белән дәрестән тыш вакытларда яңа спектакльләр куя. «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестивалендә куйган  Оскар Уайльдның «Йолдыз егет» әсәре буенча эшләнгән спектакль  күрсәтеп, алар II дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә. Рафис Корбанның «Керпе малае дуслар эзли» әсәре буенча куелган чыгышлары белән  лауреат буларак бәяләнәләр. Галимҗан Гыйльманның «Убырлы карчык әбием» әсәре буенча сәхнәләштерелгәнне дә тамашачы һәм жюри җылы кабул иткән, «Өметле киләчәк» номинациясе җиңүче итеп таныткан. Аны әсәрнең авторы  үзе дә тамаша кылган, матур тәэсирләр белән киткән.

 

Балтач районы  Норма мәктәбенең талантлы яшь  артистлары бүгенге көндә әнә шулай  иҗат утында  янып яши. 


Материал, фото: Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ