Ольга Любимова «Казанфорум» мәдәни программасын ачты
Г. Камал театрында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында Мариин театрының «Шопениана» һәм «Шәхрезада» бер актлы балетлар кичәсе узды. Чарада Россия мәдәният министры Ольга Любимова да катнашты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Казан – күпмилләтле илебез символларының берсе, төрле халыкларның гореф-гадәтләре, телләре һәм мәдәниятләре гасырлар буена гармониядә үскән шәһәр, дип ассызыклады министр.
«2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын бирү Казанның халыкара гуманитар хезмәттәшлек үзәге буларак аерым ролен тану, Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәни традицияләренең очрашу урыны булды», – дип белдерде ул.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар