Логотип Магариф уку
Цитата:

Ординатор, аспирант һәм студентларны өлешчә мобилизациядән кичектерделәр

Аспирантлар, табиб-ординаторлар һәм студентларның башка категорияләрен өлешчә мобилизациядән кичектерү турындагы указга төзәтмәләр үз көченә керде. Кичә Россия Президенты Владимир Путин аның имза...


Аспирантлар, табиб-ординаторлар һәм студентларның башка категорияләрен өлешчә мобилизациядән кичектерү турындагы указга төзәтмәләр үз көченә керде. Кичә Россия Президенты Владимир Путин аның имзалануы хакында хәбәр итте.




Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
РФ Президенты аңлатканча, өлешчә мобилизациядән кичектерү хокукы югары уку йортлары, көллиятләр һәм дәүләт аккредитациясе булган фәнни оешмаларда көндезге бүлектә һәм көндез-читтән торып укучы студентларга биреләчәк. Ул шулай ук инновацион фәнни-технологик үзәк мәйданчыкларына һәм дини белем бирү оешмаларына да кагылачак.
Путин аңлатып үткәнчә, әлеге категорияләр өчен өлешчә мобилизациядән кичектерү, башка студентларга мондый хокук бирелгән кебек, башта ук күздә тотылган булган. Әмма күрсәтмәләр булмау сәбәпле документларга төзәтмәләр кертергә туры килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ