«Открытие» укучыларын каршылады
Быел Казанда 4 яңа мәктәп төзелде, шуларның берсе Казансу буенда, халык шагыйре Сибгат Хәким исемен йөрткән урамда калкып чыккан комплекста урнашкан. Бу 107 нче гимназиягә «Открытие» дип бик матур исе...
Быел Казанда 4 яңа мәктәп төзелде, шуларның берсе Казансу буенда, халык шагыйре Сибгат Хәким исемен йөрткән урамда калкып чыккан комплекста урнашкан. Бу 107 нче гимназиягә «Открытие» дип бик матур исем кушканнар. Шәһәребездә бүгенге көндә 178 мең 605 бала укый, шуларның 1224 е биредә белем алачак.
Бу исә якын-тирә мәктәпләрдә сыйныфта тыгызланып утыручы балаларга иркенәеп китәргә мөмкинлек биргәндер. Кайбер микрорайоннардагы мәктәпләрдә балалар саны күп булу сәбәпле, белем бирү ике сменада оештырылган, бу үз чиратында укучыларга да, мөгаллимнәргә дә өстәмә кыенлык китереп чыгара.
Яңа ачылган «Открытие» гимназиясендә башлангыч класс кабинетлары саны гына да 22 гә җиткән. Монан тыш, укучылар карамагында заманча җиһазландырылган 48 уку, лингафонлы һәм лабораторияле уку кабинетлары, кече гимнастика һәм зур спорт залы, бассейннары булган спорт-сәламәтләндерү комплексы бар. Мәктәп мәйданчыгында футбол, волейбол, теннис һәм башка спорт уеннары өчен уңайлыклар булдырылган.

Альберт САБИР
Комментарийлар