Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар һәм остазлар елына нәтиҗәләр ясалды

«Мактаулы хезмәткәре» дип исемләнгән күкрәк билгесе тапшырылды

Казанда беренчеләрдән булып Укытучылар һәм остазлар елына нәтиҗәләр ясалды. Тантаналы чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм меңнән артык мәгариф хезмәткәре катнашты. Чарада беренче тапкыр мәгариф хезмәткәрләренә «Казан мәгариф системасының "Мактаулы хезмәткәре" дип исемләнгән күкрәк билгесе тапшырылды.

"Россия тарихында беренче тапкыр Укытучылар һәм остазлар елы игълан ителде. Казан беренче булып бу елга йомгак ясады. Башкала мәгарифенең казанышлары күп. Моны исәпкә алмыйча, республиканың мәгариф системасының нәтиҗәләре турында сөйләп булмый», – диде мәгариф һәм фән министры. Министр үз чыгышында БДИ һәм ОГЭ, һөнәри конкурслар, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге җиңүләр нәтиҗәләре артында иң беренче чиратта укытучылар һәм тәрбиячеләр торуын ассызыклады. «Мин Казанның мәгариф системасының һәрвакыт югары позициядә булуын телим. Казан мәгарифен үстерүдә, аны тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәкбез. Моның өчен фундамент булдырылган», – диде.

Шәһәр бюджетының 70 % ы социаль объектларын төзү өчен кулланыла. Бу хакта Илсур Метшин билгеләп үтте. Казан Россия төбәкләре башкалалары арасында мәктәпләр, мәктәпкәчә учреждениеләр, поликлиникалар, хастаханәләр, яшүсмерләр клублары, мәдәният йортларын төзү һәм ремонтлау буенча лидер булып тора, диде шәһәр башлыгы.

Киләсе елда 174 балалар бакчасында, 35–54 мәктәптә ремонт эшләре башкарылачак, дип ышандырды  йомгаклау сүзендә  мэр Илсур Метшин. «Бездә шундый көчле педагогик корпус булуына шатмын. Без беләбез: сез беркайчан безне уңайсыз хәлдә калдырмаячаксыз һәм иң дөрес тәкъдимнәрегезне кертәчәксез. Сез тәрбияләгән укытучыларыбыз һәм балаларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Сез биргән искиткеч белемегез өчен рәхмәт әйтәсем килә», – дип белдерде.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ