Педагоглар өчен яңа грант
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, педагогларга ярдәм итү өчен «Безнең яңа укытучы» дигән яңа грант барлыкка килде. Ул мәгариф учреждениеләрендә кадрлар кытлыгын хәл итәргә ярдәм...
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, педагогларга ярдәм итү өчен «Безнең яңа укытучы» дигән яңа грант барлыкка килде. Ул мәгариф учреждениеләрендә кадрлар кытлыгын хәл итәргә ярдәм итәр дип планлаштырыла. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Грант алуга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре дәгъва белдерә ала. Алар югары яки урта һөнәри белемле булырга тиеш.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар