Пирамидада безнең заман геройлары чыгыш ясады
Кичә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Быел у...
Кичә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Быел ул унынчы тапкыр оештырылды. Юбилей чарасында 1,5 меңнән артык үзешчән артист катнашты, 50 иң яхшы концерт номеры күрсәтелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм үзешчән артистларны кайнар сәламләде. Ул аларның эштә дә, иҗатта да талантлы булуларын ассызыклап үтте. Гран-прига ия булган «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе командасы «Татарстан Президентының күчмә кубогы»н республика башлыгының үз кулыннан кабул итеп алды. Моннан тыш, аларга 500 мең сумлык акчалата сертификат һәм фестиваль иганәчеләреннән бүләкләр тапшырылды.
Шунысын да әйтик: гала-концертка кадәр сайлап алу турлары Әлмәт, Түбән Кама һәм Казанда узган иде. Беренче зона этабында өч йөзгә якын үзешчән катнашты, Түбән Камада узган турда – дүрт йөз һәм Казанда алты йөздән артык башкаручы үз осталыгын күрсәтте. Юбилей сезонында 650 дән артык үзешчән артистның чыгышы аеруча югары бәяләнде.
Фестивальдә Татарстанның 43 районыннан 187 предприятие катнашырга теләк белдергән булган. Гомум команда зачётында беренче урынга Мамадыш районы мәгариф идарәсе, «Казан дары заводы», «Сибур. Түбәнкаманефтехим», «Татэнерго», «Казан авиация заводы, «Аммоний», «Транснефть–Прикамье» акционерлык җәмгыятьләре үзешчән коллективлары лаек булды.
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте командасына «Безнең заман герое» дип аталган махсус приз бирелде. Командага диплом һәм Татарстан профсоюзлары исеменнән 300 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Номинацияләр буенча җиңүчеләр Татарстан хөкүмәте исеменнән дипломнарга һәм премияләргә ия булды.
Альберт ЗАҺИРОВ
Фотолар фестивальне оештыручылар архивыннан.

Комментарийлар