Логотип Магариф уку
Цитата:

Питрәчтә Мәүла Колыйлы йомырка бәйрәме көтелә

Быелгы җәй бездә гел бәйрәмнәрдән генә торды шикелле. Шимбә-якшәмбе җиттеме, әле бер районда, әле икенчесендә я Сабантуй, я «Авыл җыены», я Питрау бәйрәме. Бу җәһәттән, Питрәч төбәге халкы, мөгаен, бә...

Быелгы җәй бездә гел бәйрәмнәрдән генә торды шикелле. Шимбә-якшәмбе җиттеме, әле бер районда, әле икенчесендә я Сабантуй, я «Авыл җыены», я Питрау бәйрәме. Бу җәһәттән, Питрәч төбәге халкы, мөгаен, бәйрәм итәргә, күңел ачарга яратучылар затыннандыр. Үзләрендә әле кайчан гына «Әлбәдән» фестивален зурдан кубып үткәргәннәр иде. Әле моннан ун көн элек республикабызның бар журналистлары өчен «Медиасабантуй» уздырып та шаккатырдылар. Инде менә бу якшәмбедә, ягъни 30 июльдә, Питрәчтә VII Бөтенроссия «Скорлупино» фестивале үтәчәк.  Елдан-ел үз форматын үзгәртә ул. Быел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булганлыктан Питрәч төбәгендә гомер сөрүче төрле милләтләрнең рухи мирасын, традицияләрен күрсәтүгә төп игътибар биреләчәк. Фестивальгә килүчеләрне Питрәчнең иң күренекле якташы саналган Мәүла Колый каршылаячак.  Фестивальдә катнашучылар Питрәч районының мәдәни картасын тәкъдим итәчәк. Кунаклар өчен квест оештырылачак, «Скокопарк» эшләячәк. Анысында гадәти йорт хайваннарыннан тыш, экзотик җәнлекләр күргәзмәсе дә булачак. Төрле милләт вәкилләре катнашында иң зур әйлән-бәйлән – хоровод та Питрәч фестиваленең бизәге булыр дип көтелә.
Кыскасы, халыкның күңел байлыгын, җорлыгын, кул осталыгын  көч-куәтен күрсәткән төрле бәйгеләр дә мулдан оештырылачак. Быелгы фестивальдә әле ике тонна авырлыктагы тракторны урыныннан күзгата алучы иң көчле пәһлеванны да ачыкларга ниятләп торалар.
Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сүз булды.
Таһир САБИРҖАНОВ
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ