Логотип Магариф уку
Цитата:

"Польша татарларының еллык басмасы" журналының юбилей саны

Польшада даими рәвештә нәшер ителүче  "Польша татарларының еллык басмасы"  дип аталган татар журналының юбилей саны дөнья күргән.Журналның баш мөхәррире Муса Чахархан билгеләп үткәнчә, басманың соңгы...


Польшада даими рәвештә нәшер ителүче  "Польша татарларының еллык басмасы"  дип аталган татар журналының юбилей саны дөнья күргән.
Журналның баш мөхәррире Муса Чахархан билгеләп үткәнчә, басманың соңгы саны уникаль. Аның үзенчәлеге борынгы басма булуында гына түгел,  ә ун ел дәвамында Польшаның мөселман дине союзы тырышлыгы белән чыгарылуында да. Редакция төрле авторлар белән хезмәттәшлек иткәнгә күрә,  һәр чыгарылыш тематик яктан төрле һәм кызыклы.
Бу санда укучылар игътибарына хәрби тарихчы Йосыф Агаевның Әзербайҗанның борынгы рыцарлыгына багышланган язмасы тәкьдим ителгән. Поляк тарихчысы, поляк-татар җәмгыяте тарихы буенча күп кенә китаплар авторы үз мәкаләсендә бөек Литва кенәзләре Витаутас һәм Ягайллар һәм аларның агрессив күршеләргә карата сәясәте  турында язган. Яшь, өметле галим Михайло Якубович  укучыларны татар шәйехе Ибраһим Әл-Кырыми белән таныштырган. Александр Кадырбаев үз язмасында төрки һәм иран халыклары мөнәсәбәтләрен  Әфганстан һәм Көнчыгыш Төркестан мисалында чагылдырган. Рафал Бергер һәм Муса Чахархан ике поляк татары: ялган полковник һәм чын полковник-рәссам турындагы язмасы  укучылар өчен кызыклы булачак.
Журналда шулай ук Польша татар җәмгыяте оештырган мәдәни чаралар турында да мәгълүматлар бастырылган. Әйтик, журнал битләрендә июль аенда Суховолда татар ислам мәдәнияте үзәгендә узган мәдәниятләр фестивале, борынгы татар авылы Крушинянада унбишенче тапкыр үткәрелгән Сабантуе бәйрәме турында да яңалыкларны күрергә була.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ